Барлык яңалыклар
Чаткылар
17 июнь 2023, 20:21

Килегез, дуслар, лагерьга!

“Орленок”  - балаларны көтә.

Килегез, дуслар, лагерьга!
Килегез, дуслар, лагерьга!

“Орленок”  - балаларны көтә.

 

Стәрлебаш районындагы “Орленок” балалар ял һәм сәламәтләндерү үзәге яшь дусларын кабул итәргә әзер.

Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте “Беренчеләр хәрәкәте” Стәрлебаш районы “Орленок” балалар сәламәтләндерү үзәгенә төбәк сменаларына теркәлү ача.

Лагерьга эләгү өчен фәкать гариза тапшырырыга, анкета тутырырга һәм сайтта сайлап алу турын узарга кирәк: https://рдш.рф/competition/3739.

7 көн дәвамында кызлар һәм малайлар “Беренчеләр хәрәкәте” белән танышып, социаль проектлауга өйрәнеп, үзләренең иҗади сәләтләрен тормышка ашырып, ә иң мөһиме — ял итеп өлгерер!

Әлеге вакытта 2нче һәм 3нче сменага теркәлү бара (31.07- 06.08 – 2нче смена; 23.08- 29.08- 3нче смена). Һәр сменада 11 - 17 яшьлек балалар катнаша ала.

Фото: “Учительская газета”.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: