Барлык яңалыклар
Чаткылар
9 июнь 2023, 13:57

Сабантуй ул Находкада да сабантуй!

Приморье краенда Балалар сабантуе узды.

Сабантуй ул Находкада да сабантуй!
Сабантуй ул Находкада да сабантуй!

Приморье краенда Балалар сабантуе узды.

 

Приморье краенда “Русия, без синең балаларың!” төбәк Балалар сабантуе узды. Аны “Туган тел” Находка татар-башкорт иҗтимагый оешмасы оештырды.

 Күңелле узды бәйрәм. Балалар биеделәр дә, җырладылар да, уеннарда ярыштылар. Сабантуй «Сандугач» балалар Арт-студиясе чыгышы белән башланды, аннары өч дистәләп берсеннән берсе күңелле чыгыш булды. “Туган тел” иҗтимагый оешма җитәкчесе Нуретдин Садретдинов белдерүенчә,  быел сабантуй дүртенче тапкыр узды.

Дәвамлы булсын бу күңелле эш! Илнең кайсы почмагында  яшәсәләр дә, милли бәйрәмебез халкыбыз тарихында асылын саклап калсын!

Сабантуй ул Находкада да сабантуй!
Сабантуй ул Находкада да сабантуй!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: