Барлык яңалыклар
Чаткылар
9 июнь 2023, 14:04

Минем остазым

Бик сәләтле төркемне мәктәпкә озаттык.

Минем остазым
Минем остазым

Бик сәләтле төркемне мәктәпкә озаттык.

Шушы көннәрдә безнең балалар бакчасында олы  бәйрәм гөрләде –  чыгарылыш төркеме балаларын мәктәпкә озаттык.  Шул уңайдан бәйрәмгә хөрмәтле кунакларны да  чакырдык. Алар арасында  минем остазым – Фәйрүзә  Хатыйп кызы Зарипова да булды. Мин  остазым алдында  имтихан тоткан укучы кебек дулкынландым. Шундый акыллы, тыныч холыклы,  үз  эшенең остасы белән эшләдем бит. Фәйрүзә  Хатыйп кызы миңа тәрбияче һөнәренең асылына төшенергә ярдәм итте.

Остазымның алтын киңәшләре гомер буенча алыштыргысыз ярдәм булды. Ул миңа тәрбияче иң беренче очракта балаларны яратырга тиеш, дигән иде. Ул ярату чын йөрәктән булса гына балалар сине кабул итә. Ә балаларны берничек тә  алдап яратып, яраттырып та булмый.

      Фәйрүзә Хатыйп кызы безнең Энергетиклар авылындагы балалар бакчасында 1989 – 2022 еллар агышыда матур хезмәт салды. Ул өч дистә елдан артык балалар  тәрбияләде. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Фәйрүзә  Хатип кызы  нәниләрнең күңелендә туган илебезгә, туган төбәккә, күп милләтле халкыбызга сөю  тәрбияләүдә  күп көч салды. Үзе  эшләгән төркемдә кечкенәләрнең әти-әниләре ярдәмендә  тарихи материаллар туплап, мини музей ачты. Экспонатлар арта торды…

Ул балалар бакчасында бай, зәвык белән бизәлгән, туган якны өйрәнү бүлмәсе ачуга иреште.Туган якны өйрәнү буенча алыштыргысыз тәрбиячесе булды. Балалар бу бүлмәдә шөгыльләнергә ашкынып торалар, чөнки монда халкыбызның үткәнен, тормыш – көн-күрешен күрәсең.

Фәйрүзә Хатыйп кызы балаларны башкорт, татар телендә җырларга, нәфис сүз сөйләргә, матур итеп биергә, халык уен коралларында уйнарга  өйрәтте. Үз эшенең остасы ул. Ул үзе дә җыр – моңга гашыйк. Туган илебезнең чын ватанпәрвәре. Аның намуслы хезмәтен югары бәяләп 2009нчы елда «Русия Федерациясенең почетлы  мәгариф хезмәткәре» дигән исемгә лаек булды.

   2020нче елдан ул балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе вазифасын башкара. Житәкче буларак җитди, таләпчән, тәвәккәл, оста, төптән уйлап эшли торган, бакчаның киләчәген күрә белүче кеше. Оста җитәкче генә түгел, гаиләсендә  сөекле хатын, кадерле әни, яраткан дәү әни дә  ул.

    …Менә минем бәләкәчләр сихри көйгә вальс әйләнә. Бәйрәм тәмам. Аларны алда белем иле – мәктәп көтә.

   Остазымның күзләрендә шатлык яше. Ул эле дә үзен балалар бакчасы белән бербөтен итеп тоя. Мин дә остазымның алдында үземнең төркемем белән имтиханны уңышлы тапшырдым. Бик сәләтле төркемне мәктәпкә озаттык. Балалар барысы да "Чулпылар" түгәрәгенә йөри. Нурия Гәрәева, Әмир Кәримуллин,  Әмирә Гайсина, Амаль Газетдинов татарча матур итеп сәнгатьле укыйлар. Азамат Әхмәтҗанов  Габдулла Тукайнын "Туган тел" җырын яратып җырлый. Әмир Батыргәрәев нәфис сүз остасы, конкурсларда катнашып матур уңышларга иреште.

Әлфирә Рафаэль кызы Солтанова, Нефтекама каласы Энергетиклар авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

Минем остазым
Минем остазым
Читайте нас: