Барлык яңалыклар
Чаткылар
1 июнь 2023, 10:54

Ятимнәрнең картәтисе ул

Баянда уйнап акча җыя. Кемне хәстәрли икән?  

Ятимнәрнең картәтисе ул
Ятимнәрнең картәтисе ул

Баянда уйнап акча җыя. Кемне хәстәрли икән?

 

 

Уфалы Юрий Иванов урамда баянда уйнап, хәер җыеп, үз тамагын туйдырып яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кеше түгел. Ул үткән-сүткән кешеләр салган акчаларны җыеп, балалар йортында тәрбияләнүчеләргә тапшыра.

Юрий бабайны «Тополя»  сәүдә үзәге яки  Черниковканың Җиңү паркы тирәсендә очратып була. Кар яуса да, яңгыр яуса да ул баяны белән урамда!

 Аның билгеле репертуары да бар. «Дело было в Пенькове» фильмыннан, сугыш еллары һәм барыбызга да таныш көйләрне уйный ул. Ә баян футлярына үтеп-сүтеп йөрүчеләр акча ыргытып китә. Барысы да түгел...

Җыелган акчаларга пенсионер балалар өчен уенчыклар, канцелярия товарлары, өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән приютларда кирәкле әйберләр сатып ала.

Юрий Иванович үзе дә ятим үскән. Әнисе аны балалар тудыру йортында калдырып киткән... Башта ул Уфада балалар йортында яшәгән. Аннары –Бәләбәйдә. Ун яшендә Бөре балалар йортына барып эләккән, шунда мәктәпне тәмамлаган. Шуңа да бу йорт иң кадерле, аны тормышка чыгарган җылы оя булып исендә калган. Шунда уен коралларында уйнарга, җырларга, биергә өйрәнгән. Аңа әни җылысы биреп тәрбияләгән тәрбиячесе Клавдия Абрамова инде бакыйлыкка күчкән. Ир кеше Бөрегә барган саен иң башта кадерле апасының каберенә барып зират кыла.

Ул приют хәзер юк инде. Шуңа күрә Юрий Иванович башка балалар йортларына барып, сабыйларны сөендерүне үз бурычы итеп тоя. Аларны сөендереп, уллык бурычын үтим, ди.

Моңа балачагындагы бер мизгел этәргеч биргән.

 “Без дсларым белән комлыкта уйнап утырганда бер хәрби киемдәге абый килеп: “Кем 100гә кадәр саный белә?” дип сорады. Мин 1 сыйныфта укыйм, саный белән идем. Ул миңа бер кап,  24 төсле каләм бүләк итеп китте”,– ди Юрий Иванов.

Хаклы ялга чыккач Юрий Иванович волонтер булып киткән. Гаиләсе башта аны бик аңлап бетермәгән. Әмма бәхетлерәк була баруын күреп, хуплаганнар.

Башта тиеннәр генә кергән. Балалар йортына вак-төяк белән генә барырга туры килгән. Ә инде аннары ир кеше 9 санлы балалар йортында тәрбияләнүче балаларга Казанга, 170 мең сумга баскан, сәяхәт бүләк иткән. Сабыйлар йортында тәрбияләнүчеләргә самокатлар һәм өч тәгәрмәчле  велосипедлар алып биргән. Видеокамералар, телевизорлар, киемнәр бүлә иткән...

Юрий Иванович ни кирәген алдан белешеп эшли. Концертлар да куеп китә.  Мексика һәм матрослар биюләрен дә бик шәп иттереп биеп күрсәтә әле ул.

Аның үзенең дә оныгы бар. Әмма ир-егетнең мәхәббәте барлык балаларга да җитә. Шуңа күрә аны кыю рәвештә барлык ятимнәрнең картәтисе дип әйтеп була.

 Сез дә тап булсагыз, Юрий Иванович яныннан тәкәббер генә үтмәгез, дуслар!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: