Барлык яңалыклар
Чаткылар
24 Май 2023, 15:49

“Нур”ның балалар студиясе сәяхәт кылып кайтты

Сабыйлар өчен “Ялкын” җәйге лагере оештырылды.  

“Нур”ның балалар студиясе сәяхәт кылып кайтты
“Нур”ның балалар студиясе сәяхәт кылып кайтты

Сабыйлар өчен “Ялкын”  җәйге лагере оештырылды.

 

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының балалар студиясе (җитәкчесе – Ленария Хаҗиева) апрель ахырында VI иҗат мизгелен япты. Әмма, дәресләр тәмамланса да, балалар театрдан аерылырга һич теләми! Әйтик, шушы көннәрдә студиянең татар төркеме өчен, төркемнең кураторы Айгөл Юлъякшина җитәкчелегендә “Ялкын” дип исемләнгән җәйге лагерь оештырылды.

Балалар һәм аларның ата-аналары Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан “Бабай утары” этнография комплексына сәяхәт кылды. Моның өчен ике көнлек бай эчтәлекле программа әзерләнде. Әлбәттә, сабыйлар “Бабай утары” территориясендә урнашкан этнографик музей белән таныштылар. Шүрәленең кулын кысу һәм аның белән фотога төшү бәхете тиде! Ата-аналар һәм балалар, ике командага бүленеп, милли уеннарда катнашты. Күмәкләшеп иртәнге зарядка эшләделәр, гаилә командалары белән футбол уйнадылар.

Балалар өчен “Экология сәгате” үткәрелде: “Пластик савытларны кулланыштан соң нишләтергә?”, “Табигатьне ничек сакларга?” кебек мөһим сорауларга җаваплар эзләнде.

Табигать кочагында милли көйләргә биюләр һәм күмәкләшеп татар җырларын башкару да күңелле булды.

 “Бабай утары”ның хайваннар дөньясын күзәткәндә, алар белән дус булу хакында да тәрбияви әңгәмә оештырылды.

 Кунакчыл “Бабай утары”нда  бик тәмле әзерләнгән милли ризыклар белән сыйландылар.

“Ялкын”нан студия балалары һәм ата-аналары дәртләнеп, кояштан һәм яхшы тәэссоратлардан нурланып, яңа эшләргә һәм очрашуларга илһамланып кайтты.

Әйткәндәй, студия укыту эшчәнлеген көз дәвам итәчәк һәм төркемнәр туплана башлады да инде. Килегез! Безнең белән күңелле! Бергә булыйк!

“Нур”ның балалар студиясе сәяхәт кылып кайтты
“Нур”ның балалар студиясе сәяхәт кылып кайтты
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: