Барлык яңалыклар
Чаткылар
3 ноябрь 2022, 11:50

Ислам нуры тарала

Күңелләргә нур иңә.

Ислам нуры тарала
Ислам нуры тарала

Күңелләргә нур иңә.

 

Октябрь башында “Өмет” гәзитенең “Чаткылар” балалар өчен махсус кушымтасында Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә Болгар җирендә “Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы” уңаеннан игълан ителгән “Ислам нуры” конкурсында катнашкан балаларны Кушнаренко район үзәге мәчетендә бүләкләү тантанасы узды. Монда мин дә чакырулы идем.  “Тормышымда – Коръән эзе” дигән кечкенә хикәямне жюри әгъзалары югары бәяләп, 2нче урынга лаек булдым.

 Бүләкләү тантанасы Мәүлид кичәсе белән бергә туры килгәнлектән, иртән-иртүк мәчет мөслимәләр һәм балалар белән тулы иде. Безне ачык йөз белән Кушнаренко районы мөслимә хатын-кызлар җитәкчесе Рәсимә Зөфәр кызы каршы алды. Мондый чарада беренче тапкыр катнашканга, мин бераз каушап та калдым. Бүләкләү тантанасы башланганчы, мәчетнең имам-хатыйбы Илдар Гыйниятулла улы Әхмәтҗанов һәм  “Мәдинә” мәчете имамы Рим Габдулгалим улы вәгазьләр сөйләделәр, балаларга үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр. Мәчеткә даими йөргән сабыйлар остазлары белән салават әйтте.

 Бәйрәмнең икенче өлешендә конкурста урын алган һәм катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шунысы куанычлы, берсе дә читтә калмады. Кечкенә  кызларның-малайларның шатлануы чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. Соңыннан мәчеттәге бар халык тәмле пылаудан һәм хуш исле чәйдән авыз иттек.  Бу чара көзге соры көндә балкып чыккан кояш кебек булды.

Алда язып үтүемчә, дини темага багышланган конкурста һәм мәчеттә узган бәйрәмдә беренчегә катнаштым. Икенче урынга алып чыккан хикәям дә конкурс өчен махсус язылмаган иде. Әнием сөйләгән бер вакыйга буенча ак  кәгазьгә теркәлгән язма иде ул. Шулай да, дин белән бәйле Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Ислам нуры мәчетләрдә” дигән конкурска районыбызның йөзек кашы булган Ак мәчет – “Мәхмүт” мәчете хакында мәгълүмат туплап, эшемне юллаган идем. Ул да югары бәяләнеп, 3нче урынга лаек булды. Әлеге вакытта безнең Каран авылында, халык ярдәме белән, мәчет салынып кына килә. Бу изге эшне Марс Тәлгать улы Шарипов җитәкли. Авылыбыз түрендә манарасы балкып күтәрелде инде. Яңарак кына ут, су керттеләр, тәрәзәләр куйдылар. Җомга намазына халык Иске Актау авылына яки Килем авылына йөриләр.

Идәш елгасы яры буенда, тау башында урнашкан Ак мәчет Килем авылы халкының тормышын, яшәешен менә инде 200 ел дәвамында күзәтеп тора. Үзенең иңнәрендә ул ачлык елларын да, революция шаукымын, Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышы елларын да, үзгәртеп кору чорын да күтәргән.  Аның диварлары эчендә күпмеләгән никахлар теркәлгән, яңа туган сабыйларга исем кушылган,  һ.б. дини йолалар үтәлгән.

Революциядән соң Ак мәчетнең манарасы кисеп төшерелә, диварларын да җимермәкче булалар. Ләкин алар шулкадәр ныклы итеп эшләнгән була, аларны җимерергә беркемнең дә көче җитми. Мәчет өчен кирпеч сукканда йомырка кабыклары кушулары да мәгълум була. Мәчетне җимерә алмагач, башта мәктәп итеп тоталар, 80нче елларда анда иген келәте ясыйлар. 90нчы елларда дөньялар үзгәргәч, халык әкренләп яңадан иманга кайта башлый. Муллалар нәселе дәвамчысы Мәхмүт Хәсән улы Үлмәсколов мәчетне тергезергә ярдәм сорап район җитәкчелегенә бара. Аны анда тыңлап та тормыйлар, кире борып чыгаралар. Мәхмүт хәзрәт үҗәтләнеп Совет һәм Русия мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать Таҗетдинга мөрәҗәгать итә. Ул бик зур ярдәм кулы суза. Мәчетне килеп карыйлар, реставрацияга рөхсәт бирәләр.

2000 елда инде үзгәртелгән, ике катлы мәчет үз ишекләрен ача. Ул гына түгел, мәчет  Татар халкының тарихы һәм мәдәнияте һәйкәле исеменә лаек була. Бүгенге көндә “Мәхмүт” исемен йөрткән мәчеттә Мәхмүт хәзрәт Хәсән улы Үлмәсколов идарә итә. Мәхмүт бабайның әтисе Хәсән хәзрәт бик күп еллар Уфадагы Тукай мәчетендә имам булып тора. Мәхмүт бабай хәтирәләре буенча, ул инде укырга кергәнче үк Коръән сүрәләрен яттан белгән, гарәпчә укырга-язарга өйрәнгән. Аның ярдәмендә тарих битләрендә зур урын алып торган Ак мәчет икенче гомерен дәвам итә. Манарасы авыл халкын иманга өндәп, тау башында кояш яктысында мәгърур ялтырап, ерактан ук күренеп тора.

Шунысы куанычлы, мәчет капкалары һәрвакыт ачык. Авыл халкы намазга ашыга, укучы балалар өчен иман дәресләре оештырылган.
Озакламый авылыбызда да мәчет үз ишекләрен ачар, Каран иңкүлекләре илаһи азан моңына күмелер дип ышанасы килә.

Алсу Мансурова,

 Бүздәк районы Каран мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

 

 

 

Ислам нуры тарала
Ислам нуры тарала
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: