Барлык яңалыклар
Чаткылар
3 ноябрь 2022, 15:04

Чаткылар

Бакалар “бааак”ылдашып яталар.

Чаткылар
Чаткылар

Бакалар “бааак”ылдашып яталар.

 

Белгечләр Мексика урманнарында бакаларның алты яңа төрен тапкан. Алар тырнак һәм башмармак зурлыгында гына.

 Craugastor candelariensis дигән төренә караганы бигрәк бәләкәй – ярты дюйм гына (1,2 см). Ул Мексикадагы иң кечкенә бака булып исәпләнә. Бу амфибияләр шундый бәләкәй һәм башкалар кебек үк күренми торган  төстә булганга тикшерүчеләр игътибарыннан читтә кала килгән дә инде. Бу бакалар караңгы, дымлы урманнарда серле дөньяда яши.

Craugastor төркеменә караган алты төр баканың иң кызыгы шунда, алар чүмечбаш булып түгел, ә инде формалашып туа һәм үсә.

Күп төр бәләкәй бакалар зур булмаган мәйданнарда яши һәм шул сәбәпле кешеләрдән зыян күрә. Мексикада зурайтыла барган шахталар төзелеше аларны яраткан урыннарыннан кысрыклап кына чыгармый, ә юк итә килә.

Әмма галимнәр бакалар сакланып калыр дигән ышанычта һәм арытаба бу  төрләрне үрчетү чараларын күрәләр.

Әйткәндәй, былтыр Яңа Гвинея галимнәре шоколад төсендәге бакага тап булган. Юк, ул күп итеп шоколад ашап шундый төскә кермәгән, табигать аны шулай яраткан.

Яңа Гвинея сазлыклардан һәм калын джунглилардан тора. Бу джунглилар әле ныклап өйрәнелмәгән, анда бик күп агулы үсемлекләр үсә һәм куркыныч җанварлар яши икән. Шулай булуына карамастан, Стив Ричардс исемле галим шул баткак урыннарны өйрәнеп, 200 яңа төр бака тапкан.

Шоколад төсендәге баканы (Litoria mira) галим командасы 2016 елда ук ачыклаган. Аны биш ел дәвамында өйрәнгәннәр. Бак дисәң, бу бакалар төре  Австралиядән килеп эләккәннәр һәм алар да яшел булганнар, әмма җирле климат йогынтысында шоколад төсенә кергәннәр.

Галимнең аларга тап булуы үзе бер тарих: Стив Ричардс бервакыт  гигант сорыкортлар оясына тап булган. Бер тешләүдә үтерер көчкә ия сорыкортлардан качкан галим шушы бакалар “патшалыгы”на барып чыккан.

Яңа Гвинеядәге катлаулы эш шартларын белдереп, галим болай ди:

“Бу сазлыклы урын. Малярия таратучы вак чебеннәр мыжгып тора, су басулар еш кабатлана, крокодиллар күп һәм юллар юк. Бу, чынлап та, эшләү өчен бик уңайлы җирләр түгел. Галим буларак, без монда әлегәчә белмәгән җәнлекләр, хайваннарны барып табабыз, шунысы һәм шул коточкыч шартларда, хәтта гомерләре исәбенә эшләп, табигать серләрен ачарга әзер галимнәр булуы гына уңай яңалык!”

Фото: fb.ru

Чаткылар
Чаткылар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: