Барлык яңалыклар
Чаткылар
1 ноябрь 2022, 17:57

Өй базында аңын югалткан хәлдә тапканнар

Ярый коткаручылар вакытында килгән.

http://ufa112.ugz-ufa.ru
http://ufa112.ugz-ufa.ru

Бүген, 1 ноябрьдә, Уфада коткару хезмәтенә шалтыратып, бер иргә ярдәм кирәк дип әйткәннәр.

Шалтыратучы кеше бер ирнең башкаланың Оборонная урамында урнашкан шәхси йорт базына егылуын, аның аңсыз булуын хәбәр итә.

Уфаның гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары шунда ук вакыйга урынына кузгала.

“Коткаручылар ир янына төшә. Күтәрү җайланмасы ярдәмендә аны чыгаралар. Медицина хезмәткәрләренә тапшыралар”, – диләр ведомстводан.

Әле бу хәл буенча тикшерү эше бара.

Шунысы уйга сала: ирнең ничек итеп йорт базына егылып төшүе һәм коткаручыларга кем шалтыратуы турында бер мәгълүмат та юк. Озакламый бу фактлар ачыкланыр, мөгаен.

      

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: