Барлык яңалыклар
Чаткылар
12 сентябрь 2022, 12:07

Чаткылар

Киштәдә – яңа китап!

Чаткылар
Чаткылар

Киштәдә – яңа китап!

 

 “Чаткылар”ның мөхәрририят әгъзасы, күренекле шагыйрә һәм язучы, табибә Дилә Хәмзә кызы Булгакованы чираттагы шатлыгы белән котлыйбыз.

Сишәмбе көнне Дилә апа безгә сөенечен уртаклашырга килеп керде. Аның кулында басылып кына чыккан яңа иҗат җимеше – “Актояк” китабы иде. Бу аның үзенең 85 яшьлек юбилее уңаеннан укучыларына зур бүләге.

“Актояк” – 24нче китабым. 25-се чыгарга әзерләнә. Балаларым кебек кадерле алар. Иң мөһиме укылсыннар, укучыларым булсын”,  – ди, өлкән яшьтә дә илһамы чишмәдәй ургылып торган әдибә апабыз.

Китап Уфада, З.Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында, 700 данә бастырылган.

Бу китаптагы әсәрләр Җир-анабызны кадерләргә, тормышны сөяргә чакыра.

 

 

Чаткылар
Чаткылар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: