Барлык яңалыклар
Чаткылар
10 июнь 2022, 09:47

Кошларны көнләштереп...

Амалиянең һәм аның ахирәте Элинаның “Кошларым-кошкайларым” җырына заманча төшерелгән клибын күреп сокландык без ул кичәдә.

Кошларны көнләштереп...
Кошларны көнләштереп...

   Үзенең җырлары белән халыкның җанын дәвалаучы, бик күп танылган җырчылар башкаруында яңгыраган җырлары шунда ук хитка әверелә баручы композитор һәм шагыйрь, “Өмет”нең якын дусты Мидхәт абый Әбделманов күптән түгел генә үзенең 80 яшен билгеләде.

   Зәвыклы кичәнең гүзәл бер бизәге дип аның яраткан һәм бердәнбер оныгы Амалиянең һәм аның ахирәте Элинаның “Кошларым-кошкайларым” җырына заманча төшерелгән клибын атарга мөмкин булыр иде. Җыры да, кызлары-йолдызлары да йөрәккә кереп калды ул кичәдә.

   Бик күп талантлы яшьләргә иҗат юлын башларга ярдәм кулы сузган һәм аларның җыр репертуарын үзенең халыкчан җырлары белән баеткан иҗатчының оныгы да нәкъ менә шундый – сәхнәне бизәгән, тамашачыларны сокландырган кыз булып чыкты. “Амалия безне көн дә уңышлары белән сөендерә, үзе сәнгатькә һәм спортка гашыйк кыз, сәламәт һәм бәхетле генә була күрсен”,- дип гел оныгы белән горурлануын кабатлап кына тора Мидхәт абый.

   Кызларны редакциягә кунакка чакыргач, алар Амалиянең әнисе Инна Нарим кызы белән гөрләшеп килеп тә керделәр. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да матур һәм назлы, күңелчәк, киләчәккә зур максатлар куеп яшәүче кызлар икән Амалия белән Элина. Кызлар үзләре әйткәнчә, балачактан ук иң якын ахирәтләр, иҗади партнерлар, гаиләләре белән дә якын дуслар икән алар.

   Амалиягә 14 яшь, шуның 10 елын ул (!) гимнастика белән җитди шөгыльләнә һәм инде өлкәннәр арасында икенче нәтиҗә алуга ирешкән (второй взрослый результат). Моннан тыш, Амалия төрле үсешкә илтүче түгәрәкләргә йөрергә вакыт таба, инглиз теле, бию, рәсем төшерү белән мавыга. Соңгы елларда бик теләп контент стилендәге биюләр белән шөгыльләнә башлаган: чөнки анда гимнастика элементлары киң кулланыла икән. Ахирәте Элина белән дә шунда дуслашып киткәннәр. Балаларының якынаюын исә әти-әниләре дә шатланып кабул иткән: хәзер диңгез буена сәяхәт булсынмы, яисә бәйрәмнәрнеме – алар бергә үткәрергә тырышалар.

   -Картәтием – яхшы тәрбияче һәм минем өчен горурлык! Ул минем әтиемә дөрес тәрбия биргән һәм аның акыллы киңәшләре миңа да ярдәм итә. Аны бар республика халкы, хәтта аннан читтә дә яхшы беләләр, хөрмәт итәләр. Мин аның белән горурланам. “Кошларым-кошкайларым” җырын бер элек туган көнемә бүләк иткән иде. Һәм менә инде үзенең олуг юбилеена без аңа клип төшереп, зур сюрприз ясадык. Клип Уфада төшерелде, әйткәндәй, аны үзебез дә тәү тапкыр кичә барышында гына күрдек,- дип елмая Амалия.- Картәтиемнең юбилей кичәсе Казан шәһәрендә дә үтәчәк, анда да чыгыш ясарга җыенабыз.

   -Бүген үсмерләрне еш кына тиргиләр: янәсе, алар экраннан аерыла алмый, киләчәккә максатлар куя белми һ.б. дип. Ә син, Амалия, булдыра торган кыз. Ничек барсына да өлгерәсең?

   -Мин әтиемә – Рөстәм Мидхәт улыннан үрнәк алам. Ул якыннарын ярата, дуслыкның кадерен белә һәм зур максатлар куеп алга бара, эш дип җан ата. Аның күп кенә башлангычларына: “алай ярамый, булдыра алмассың” диләр. Ә ул башлый һәм җиңеп чыга! Мин сокланам һәм киләчәктә аның кебек булырга хыялланам. Әти мине киләчәктә үз-үземә ышанучы, креатив карашлы, белемле, тирән фикерле кеше итеп күрергә хыяллана.

  -Амалия, балачактан исеңдә калганнарны сөйлә әле?

   -Алар  бик күп инде, ләкин  әти-әнием һәм ике яклап та картәни-картәтиләрем белән (миңа ул чакта сигез яшьләр булгандыр) Испаниядә ял иткән көннәр гел күз алдымда. Бик күңелле булган иде: бергәләшеп рәхәтләнеп уйнадык та, су да кердек, тәмле-тәмле ашлар пешереп тә сыйландык. Шул чакларны тагын кабатларга хыялланам!

   -Татар телендә җырлау кыен түгелме үзеңә?

   -Кечкенә чакта, нәнәйләр белән бергә үскәч, телне белә идем, үсә төшкәч күбрәк русча аралашыла. Менә хәзер тагын өйрәнә башладым әле, киләчәктә картәтием тагын җырлар бүләк итәр, аларны җырларга телим (елмая). Картәтием Элина белән безне үзе оештырган “Милли аваз” халык ансамбле составына да яздырам дип вәгъдә итә әле.

   -Бераз мәктәбең, укытучыларың турында сөйлә әле. Һәм киләчәктә нинди һөнәр сайларга теләр идең?

   -Мин “Новошкола”да белем алам, сыйныфта 14 бала укый, сыйныфташларым белән үзара бик татубыз. Рус теле укытучысы Карина Раил кызына карап сокланам: аның кебек үз эшенә бирелгән, укучыларын хөрмәт иткән педагоглар күбрәк булсын иде. Шулай ук үзем шөгыльләнгән «MDC» (maybe dance community) бию түгәрәге буенча хореографым Альмира Дорнны бик хөрмәт итәм. Аның зур хезмәт салуы белән төрле конкурсларда катнашабыз, призлы урыннарны яулыйбыз. Ә булачак һөнәргә килгәндә, мин икътисадчы яки менеджер булырга теләр идем. Әтием исә, “мәктәпне тамамлау белән үк укырга керү дөрес түгел, башта бераз эшләп, шуннан гына күңелгә якын һөнәрне сайлау дөрес булачак”, ди. Бәлки, ул хаклыдыр да.

   Әнием – бик тә иҗади күңелле кеше. Үз вакытында ул Мәскәүдә, билгеле композитор Владимир Матецкий студиясендә эшләгән, Авраам Руссо, Анита Цой кебек йолдызлар өчен җыр текстлары язган. Аның белән дә горурланам, үрнәк алам.

   -Без әтисе белән Амалиягә тик саулык һәм бәхет кенә телибез. Ә нинди һөнәр сайларга икәнен киләчәктә үзе хәл итәр,- дип сүзгә кушыла Инна ханым.- Ул модельләр мәктәбендә шөгыльләнде, билгеле җырчы Радик Юлъякшинның клибында төште. Кызыбызда сәнгатькә дә, төгәл фәннәргә тартылу да бердәй көчле.

   Амалиянең ахирәте Элина да үзе кебек күңелчәк, ачык кызкай. Ул сигезенче сыйныфта белем ала, классик әдәбиятне ярата. Амалия белән уртак тренерлары Альмира Дорн турында ул да җылы сүзләр генә әйтә.

   -Альмира ханым безгә һич тә ялкауланырга ирек бирми, вакытның бик кадерле нәрсә булуын һәрчак әйтә килә,- ди Элина.- Әгәр тормышта ниндидер аңлашылмаучанлык килеп туса да аңа барабыз: ул, һичшиксез, ярдәм итәчәк!

   Әйткәндәй, Элина – җыр сәнгате белән кечкенәдән җитди шөгыльләнә: данлыклы композитор Нариман Сабитов исемендәге беренче санлы музыка мәктәбен озакламый кызыл диплом белән тәмамларга җыена. Төрле конкурсларда катнашып, җиңүләргә ирешкән кыз ул, хәтта мәртәбәле “Француз җыры” конкурсында чыгыш ясаган. Элинаның әти-әнисе дә иҗат кешеләре, абыйсы Эмиль – Питерда укый, энесе Җәмил компьютерлар белән мавыга.

   Менә шундый сәләтле һәм максатчан яшьләр үсә бүген Башкортстаныбызда. Киләчәктә кызларга зур уңышлар гына теләп саубуллаштык.

                                                               Гөлара Арсланова.

   

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: