Барлык яңалыклар
Чаткылар
22 апрель 2022, 10:30

Туган тел сагында яшь буын

Яшәсен туган телебез!

Туган тел сагында яшь буын
Туган тел сагында яшь буын

Яшәсен туган телебез!

 

Татар теле һәм әдәбияты буенча IX халыкара олимпиадасының дистанцион турында Болгария, Австралия,Төркия, Канададан һәм Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан республикаларыннан, ТР һәм РФ төбәкләреннән 12 меңнән артык укучы һәм студент катнашкан иде. Олимпиаданың йомгаклау этабына дүрт чит илдән (дистанцион форматта), Русиянең 27 төбәгеннән һәм республика мәктәпләреннән 500 катнашучы чакырылды. 17-20 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан IX Халыкара олимпиада һәм Бөтенрусия туган телләр форумы үтте.

Башкортстан данын чираттагы бәйгедә 18 укучы - татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары яклады. Дүрт укучыбыз призер булу бәхетенә иреште.

Бүздәк районы Каран урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Дарина Ергизова (укытучысы Зөлфия Җәмил кызы Мансурова), Бүздәк 2нче урта мәктәбе филиалы Әмир төп белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучычы Диана Еникеева (укытучысы Ирина Фларит кызы Ергизова), Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең 10нчы сыйныф Чулпан Фәттахова (укытучысы Зинфира Гаднан кызы Нурисламова), Бакалы районы Камышлытамак мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Азалия Шәвәлиева (укытучысы Фәридә Заһит кызы Яппарова) белем бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Призёрларның һәрберсенә Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм 20 мең сум акчалата сертификатлар тапшырылды. “Рәхмәт туган телебез!”дип әйтерлек бар, чынлап та. 

IX Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучыларны ябылу тантанасы узды. Укучыбыз Дарина Ергизова әлеге олимпиаданың  призеры булып танылды. Дарина татар теленә булган мәхәббәтен тагын бер кат исбатлады.

Туган телне белгән кеше икеләтә тирән белемгә һәм гомумхалык сөюенә ирешер. Туган телебезне сөюче кадерле дуслар, кызлар – егетләр, арытаба да  яңа биеклекләр, яңа уңышлар яуларга язсын!

 

Туган тел сагында яшь буын
Туган тел сагында яшь буын
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: