Барлык яңалыклар
Чаткылар
21 апрель 2022, 10:40

Карга боткасы – матур йола

“Бал кортлары” төркеме сабыйлары бәйрәм итте аны.

Карга боткасы – матур йола
Карга боткасы – матур йола

“Бал кортлары” төркеме сабыйлары бәйрәм итте аны.

 

Халкыбызның иң киң таралган, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе, һичшиксез, карга боткасы.

Борын-борын заманда кешеләр яз җитүнең сәбәбен белмәгән. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дипу йлаганнар. Шунлыктан карлар эреп, сулар, гөрләвекләр ага башлагач, табигатьтә яңа сулыш сизелү белән, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Йола буенча, бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, һәр йортка кереп йомырка, май, ярма җыйганнар, халыкны бәйрәмгә чакырганнар, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, матур теләкләр җиткергәннәр. Шунысы куанычлы, әлеге йола бүген дә тормышыбызда үз урынын лаеклы саклап килә.

Моңа мисал -  Яңавыл шәһәренең “Дюймовочка” балалар бакчасының “Бал кортлары” төркеме йоланы тирәнтен өйрәнеп, барлык нечкәлекләренә төшенеп, бик күркәм бәйрәм үткәрде. Бәйрәмгә кадерле кунаклар – әти-әниләр, зурәниләр дә бик теләп килде. Тәрбияче апалары (Ирина Абдулова) белән бергә “өйдән өйгә кереп, гармуннар уйнап, җырлап-биеп, ризык җыйдылар”, бәйрәмгә йоланың хуҗасы Кара карга (тәрбияче Марина Мерзлякова) килде, ул балалар белән табышмакларга җаваплар эзләде, алар белән уйнады. Хәлимә әби (тәрбияче Гөлшат Асылаева) белән Хәлим бабай (тәрбияче Алия Лотфуллина)  “учак тергезеп, казан асып, ботка пешерделәр”, әзер ризыкны имин көннәр, мул ризыклар теләп Җир-Анага, кояшлы көннәр һәм вакытында яуган яңгыр сорап Һавага, яшәеш чыганагы булган Чишмәкәйгә, Яз хәбәрчесе – Каргаларга, һәм, әлбәттә, сабыйларга бүлделәр. Бәйрәм җыр-бию, шигъри гөлләмәләр, табышмак, теләк әйтүләр белән аралашып барды. Бәйрәмнең тагын чагу бер мизгеле – ул сабыйларның туган телдә җырлап, шигырь сөйләүләре булгандыр.

Бер сулышта бәйрәм ахырына да җитте, әмма истәлеккә төшкән фотосурәт безне янә тәрбияви дә, чагу да, истәлекле дә бәйрәмгә кабат-кабат алып кайта.

Алия Лотфуллина,тәрбияче.

 Яңавыл шәһәре.

 

 

 

 

 

Карга боткасы – матур йола
Карга боткасы – матур йола
Читайте нас: