Барлык яңалыклар
Чаткылар
18 апрель 2022, 09:31

Рәхмәт сүзебез!

“Өмет”тән күчтәнәч килде.

Рәхмәт сүзебез!
Рәхмәт сүзебез!

“Өмет”тән күчтәнәч килде.

 

Китап бүләк итү дә бит – бәхет,

Китап кадерен белгән кешегә, - дип язып калдырган Рәми Гарипов.

Элек-электән китап кеше өчен белем һәм зирәклек чыганагы булып саналган. Әдипнең бу сүзләре бүген дә урынлы янгырый. Чөнки без изге китаплары булган, гыйлемле, укымышлы, китап кадерен белгән халык.

Күптән түгел “Өмет”нең балалар өчен махсус нәшер ителүче “Чаткылар” кушымтасы  мөхәррире Алсу Төхвәтуллина  Яңавыл шәһәре 14 санлы  “Дюймовочка” балалар бакчасына туган телебездә басылган китаплар бүләк итте.  

Әлеге тәрбияви дә, әһәмиятле дә чара  мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган телгә сөю тәрбияләү, китапка сакчыл мөнәсәбәт уяту, китап укуны популярлаштыру, матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларын күзаллап эшләнде.

 “Татар халык әкиятләре”, “Сак-Сок бәете”, Габдулла Тукайның “Аллаһ гыйшкы хакына”, Дилә Булгакованың “Сиртмәле кое” һәм башка күпсанлы китаплар, туган телебездә басылган төрле журналлар  балалар бакчасы китап фондын тулыландыра, һәр тәрбияче  әлеге китапларны, басмаларны  үз хезмәтендә кулланачак.

Ә без, үз чиратыбызда, милләтпарвәр, бала җанлы, мәрхәмәтле апабызга, аның хезмәттәшләренә, Бөтендөнья татар Конгрессының Уфадагы вәкиле Альфред Дәүләтшинга  мөһим эш башкарып, безне һәм сабыйларыбызны куандырганнары, туган телебез, туган халкыбызның  бай мирасын яшь буынга  тапшырудагы хезмәтләре очен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Алия Лотфуллина, тәрбияче. Яңавыл шәһәре.

 

 

Рәхмәт сүзебез!
Рәхмәт сүзебез!
Читайте нас: