Барлык яңалыклар
Чаткылар
22 март 2022, 14:20

Игезәкләр-бизәкләр!

Ике бәйрәм бергә килә.

Игезәкләр-бизәкләр!
Игезәкләр-бизәкләр!

Ике бәйрәм бергә килә.

 

Гаиләдә бала туу зур шатлык, ә инде игезәкләр дөньяга килгәндә бу шатлык-сөенеч икеләтә арта!
2012 нче елның 26 нчы мартында, язның кояшлы матур иртәсендә, Айгөл һәм Айдар Шәймардановларның гаиләсендә, нур өстенә нур өстәп, игезәк балалары: Камил һәм Камилә дөньяга аваз салдылар. Уллары Илназ һәм кызлары Ильвина берьюлы ике тапкыр абый һәм апа булды.
Балачактан ук Камил, Камилә җыр-моңга, биюгә, сәнгатъле итеп шигырь сөйләргә әвәслек күрсәтте. Мәктәп, район күләмендә узган чаралар, конкурсларда бик актив катнашалар. Гел уңышлы чыгыш ясап, дистәләгән Мактау кәгазьләренә лаек булдылар инде. Укуда да сынатмыйлар, яхшы билгеләргә генә өлгәшәләр.
Камил матур итеп җырлый, бии, күңелләргә үтеп керерлек итеп шигырьләр укый. Спортны да читкә куймый: чаңгыда шуа, хоккей белән кызыксына. Мәктәптә оештырылган волейбол түгәрәгенә йөри.
Камилә дә калышмый. Шулай ук концертларда, төрле конкурсларда актив катнаша, спортны да сөя. Яраткан шөгыле рәсем төшерү.
Бик сабыр, акыллы, балалар. Абыйсы Илназ, апасы Ильвина һәм игезәкләр әниләренең (кызганычка каршы, әтиләре Айдар вафат булды) бүгенге көндә булышчылары, шатлыклары булсалар, киләчәктә якты өметләре, ышанычлары да!

Шул ук елның 14 нче августында тагын бер бәхетле гаиләне тулыландырып игезәк кызлар дөньяга килә. Бу игезәкләр-бизәкләр –Азалия һәм Розалия исемле чибәр кызыкайлар Раушания һәм Айгиз Сөләймановларның биш балалы, тату гаиләсендә тәрбияләнә. Абыйлары – Ильяс, апалары – Гүзәл, энекәшләре Чыңгыз бар.
Азалия белән Розалияның охшаш яклары күп Алар сурәт төшерергә, биергә ярата. Спортны сөяләр, мәктәптә яхшы укыйлар, концертлар, төрле чаралар конкурсларда катнашып алган Мактау грамоталары бихисап. Әти-әниләренә бергәләп булышалар – ике яшьлек энекәшләре Чыңгызны уйнатырга яраталар. Кызларның һәрберсенең үзенең яраткан шөгыльләре дә бар. Азалия сәйләннән беләзекләр, чылбырлар үрсә, Розалия апасы Гүзәлгә, Азалияга һәм үзенә прическалар ясарга ярата.
Мактауга һәм соклануга лаек бу балалар бик матур, тәрбияле, эшчән, тәртипле гаиләләрнең күз нурлары!
Игезәкләр-бизәкләр бер урамда яши. Балалар бакчасына да бергә йөреп, мәктәп ишекләрен дә бергә атлап керделәр. Көн саен мәктәпкә бергә барып, бергә кайталар. Алар инде дүртесе дә өченче сыйныфта укый.
Укытучылары Гөлнара Мәдих кызы да игезәкләрне бары мактап, яхшы яктан гына телгә ала: “Акыллы, тырыш, максатчан, тәрбиялеләр”, – ди алар турында.
Әйтергә кирәк, Гөлнара Мәдих кызы яшь кенә булуга карамастан, югары белемле, тәжрибәле укытучы. Классларындагы 9 баланың 2-се бары тик “5”гә укыса, 5- се “5”ле һәм “4”гә өлгәшә икән! Шул ике отличник баланың берсе – Камил, берсе Азалия! Төпле белем бирү белән беррәттән, Гөлнара Мәдих кызы балаларны төрле яклап камилләштерергә, эрудицияле итеп тәрбияләргә омтыла. Алар конкурсларда, олимпиадаларда актив катнаша, концертларга номерларны бергәләп әзерли, кул эшләренә дә өйрәтә. Сыйныфтагы балаларның үзара тату мөнәсәбәте дә сокланырлык! Бу инде укытучының балалар һәм ата-аналар күңеленә дөрес ачкыч табу нәтиҗәседер.
Ике пар игезәкләр арасында уку сыйныфташларына да күңелле. 11нче сыйныфны да шушы составта тәмамлауларын телим.

Игезәкләр-бизәкләр! Дөньяны ямьләп яшәргә дип килгәнсез. Шушы  матур әйтемгә лаек булып, әти-әниләрегезне, якыннарыгызны
һәрвакыт матур-матур уңышларыгыз белән сөендереп яшәгез! Авылым бизәкләре – игезәкләр-бизәкләр! Сокланам! Күзләр тимәсен сезгә!

Сәйдә Әхмәдуллина.

Чакмагыш районы, Имәнлекул авылы.

Игезәкләр-бизәкләр!
Игезәкләр-бизәкләр!
Читайте нас: