Барлык яңалыклар
Чаткылар
27 гыйнвар 2022, 11:06

Котлыйбыз, Айгөл!

Безнең лауреатлар!

Котлыйбыз, Айгөл!
Котлыйбыз, Айгөл!

Безнең лауреатлар!

 

“Өмет” гәзитенең 2021 ел нәтиҗәләре буенча лауреат дип танылган тагын бер җиңүчесе – ул Башкортстанның атказанган укытучысы Айгөл Ахунова.  Уфаның 84 санлы татар гимназиясендә башлангыч сыйныф балаларына яңа алымнар аша тирән белем нигезләре бирүче, яраткан һөнәренә бар күңелен биреп эшләүче Айгөл Рәшит кызы шәһәр мохитендә укучы балаларда татар теленә сөю тәрбияләүгә ирешү серләренә төшенгән мөгаллимә. Инде 29 ел педагогик стажга ия укытучының укучылары арасында тормышта үз урыннарын тапкан, җитәкче вазыйфаларын уңышлы үтәүче, төрле һөнәр ияләре күп. Иң мөһиме – алар туган телле белгечләр.

 Айгөл Рәшит кызының милли үзаңы югары. Шул нигездә ул укучыларын иҗатка җәлеп итеп, әти-әниләре белән гәзиткә язылу эшен оештырып, үзе мөхәрририят әгъзасы булган “Чаткылар” кушымтасында укучыларның эшләрен күрсәтеп, туган телгә карата кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү, аны саклау һәм бай сөйләм телен үстерү өчен сабыйлар күңеленә өметле орлыклар салу эшен системалы итеп алып бара. Бу юнәлештә ул оештырган “Яшь журналист” түгәрәге дә уңышлы эшли.

Айгөл Рәшит кызына арытаба да уңышлар телибез. Башка туган тел укытучылары да мөмкинлекләр табып, шундый актив эшчәнлек җәелдерер дип өмет итәбез, ышанабыз, уңышлар телибез! Ялкынлы йөрәкле һәм бердәм булсак, туган телне саклап кала алырбыз, дуслар!

Котлыйбыз, Айгөл!
Котлыйбыз, Айгөл!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: