Барлык яңалыклар
Чаткылар
24 гыйнвар 2022, 16:06

Һөнәр сайлыйбыз

Мин үскәч...

Һөнәр сайлыйбыз
Һөнәр сайлыйбыз

Мин үскәч...

 

Һөнәр сайлау – бик катлаулы эш. Укытучыбыз “Кем булырга телисез?” дигән темага инша  язарга кушкач, төрле һөнәрләр турында укыдым, белештем.

Хәзерге вакытта мин геолог һөнәрендә тукталдым. Геологлар җирнең хазиналарын эзлиләр, кайда нинди җир байлыгы ятканын ачыклыйлар. Шулар буенча отчет төзеп, кирәкле урыннарга хәбәр итәләр.

Кайларда гына йөрмиләр алар: биек тауларда, куе урманнарда, офыкка таралган яланнарда, тирән диңгезләрдә...

Минем өчен бик кызыклы, маҗараларга  бай һөнәр булып тоела ул. Шуңа да зур үскәч, геолог һөнәрен сайлар идем.

Идел Гафуров,

7 “а” сыйныф укучысы.

Учалы районы, Ахун авылы.

Фото: stonemir.ru

Һөнәр сайлыйбыз
Һөнәр сайлыйбыз
Читайте нас: