Барлык яңалыклар
Чаткылар
24 гыйнвар 2022, 15:48

Гаиләм – минем киләчәгем

Минем исемем Җәлил.

Гаиләм – минем киләчәгем
Гаиләм – минем киләчәгем

Минем исемем Җәлил. 

Безнең гаиләбез бик зур. Гаиләмдә әнием, әтием һәм өч абыем бар: Ильяс, Алмаз, Искәндәр. Әтиемнең исеме Наил. Ул адвокад булып эшли. Кешеләргә зур ярдәм күрсәтә. Ул бик яхшы, җитез кеше. Әнием– Әлфия исемле. Ул бик уңган хуҗабикә. Мин мәктәптән кайтуга бик тәмле итеп ашлар пешерә. Әнием минем сөйкемле, миһербанлы. Без аның белән бергәләп төрле эшләр башкарабыз, мин өйдә аңа ярдәм итәм. Абыйларым зурлар инде. Искәндәр абыем күптән түгел армиядә хезмәт итеп кайтты. Мин абыйларымны яратам, алар миңа үрнәк булып тора. Үзем 65 нче гимназиядә укыйм. “5” ле билгеләренә  өлгәшергә тырышам. Мәктәптә төрле бәйгеләрдә, чараларда катнашып, призлы урыннар яулыйм. Бигрәк тә шигырьләр конкурсында катнашырга яратам. Агымдагы уку елында шәһәр күләмендә үткән “Илһам” бәйгесендә өченче урын яуладым. Туган телемне яхшы беләм, үз телемне бик хөрмәт итәм. Гаиләбез белән бергә төрле милли бәйрәмнәрдә катнашабыз. Шулай ук “Каз өмәсе” бәйрәмен бергәләп гаиләбез белән үткәрдек. Үзебезнең мирасыбызны, телебезне, гореф-гадәтләрне белеп үсәргә тырышам. Киләчәк тә дә гаиләм белән төрле бәйгеләрдә катнашырга телим. Гаиләм, әнием, әтием, якыннарым исән-сау булсын!

Җәлил Мәхмүтов, 5 б сыйныф укучысы.

Гаиләм – минем киләчәгем
Гаиләм – минем киләчәгем
Читайте нас: