Барлык яңалыклар
Чаткылар
29 октябрь 2021, 14:24

Малайлар картаймый

“Нәнәй, минем карт әти буласым килми”.

Малайлар картаймый
Малайлар картаймый

“Нәнәй, минем карт әти буласым килми”.

       Өченче яшенә атлаган, өреп тутырылган кебек тулы Нәгыйм нәнәсенең итәгендә утырырга ярата. Бүген дә, нәнәсе эшеннән бушау белән, Нәгыйм нәнәсенең итәгенә эшлекле кыяфәт белән менеп утырды.

Шатлыгы йөзенә чыккан малайның. Нәнәсе тубырчык кебек оныгын назлаганда бөтен дөньясын оныта, кул эшен ташлый, хәтта телевизорын сүндерә, күңеле йомшара, баш шаулавы тына, вакытлыча кечкенә баладай иркәләнү хисләре уяна. Сабый елмаюын ул сагынулы мәхәббәткә тиңли.

Нәгыйм бүген дә нәнәсенең итәгенә “ялт” итеп менеп утырды. Тубыкланып, муеныннан кочаклады, төрлечә сырышты, ике яктан битен үпте, шатлыктан янып торган күзләре белән җентекләп нәнәсенең битләрен тикшерде. Нәнәсе, көтмәгәндә, оныгыннан шундый сүзләр ишетте:

  • Нәнәй, нигә синең битең кытыршыланып беткән? Малай

шунда ук бер кулы белән үзенең битен сыйпады да:

  • Минем битләр шоп-шомаааа, – диде, канәгатьле генә тавыш

белән.

  • Улым, мин инде картайдым, картларның бите шулай

җыерчыклар белән сырлана. Картайгач синең дә битләрең җыерчыкланыр. 

  • Нәнәй, малайлар картаямени?
  • Улым, малайлар башта егет булалар, аннан өйләнәләр, әти булалар.

Вакыт үтү белән оныклары туа, карт әти булалар, картаялар. Менә шунда аларның да битләре җыерчыклана башлый.     

  • Нәнәй, битеңне озак сыйпасаң, кытыршысы бетәр ул.
  • Сыйпап караган булам да соң, улым, бер дә файдасы тими. Минем

куллар да  битем кебек, син әйтмешли, кытыршыланып беткән.

  • Нәнәй, минем куллар шоп-шома, әйдә, мин сыйпап карыйм.
  • Тырышып кара, улым. Синең йомшак күмәч кебек кабарып

торган кулларың чыннан да шомартыр әле.

Нәгыйм нәнәсенең битен сыйпый башлады. Яңагын  нәнәсенең битенә терәде. Ике кулы белән муеныннан кочаклап кысты. Нәнәсе Нәгыймнең яңак тамырларының еш-еш чиертүен тойды. Ул бу фигыльдән ләззәт татыса, Нәгыйм канәгатьлек хисе алды. Маңгай астындагы кечкенә, ләкин үткен күзләре, керфек тә какмыйча, нәнәсенең битенә ышанычлы караш белән карады.

 Моңа кадәр идәндә пошынып утырган песи үзенең “мырр-мырр”ын көйләп, диванга сикереп менде. Песи мырылдаганны ишеткән Нәгыймнең нәни куллары нәнәсенең битендәге сырларны сизми башлады.

Казанда аш кайнаганы исенә төште нәнәйнең.      

  • Бүгенгә җитәр, улым, иртәгә тагын сыйпарбыз да,

җыерчыклар бетәр.         

  • Нәнәй, минем карт әти буласым килми. Егет булам да калам!
  • Нигә, улым?
  • Карт әтиләр картая икән, картайгач минем дә битләр

җыерчыкланыр, мин куркам.     

  • Курыкма, улым, синең дә оныкларың булыр, алар сине

кочаклап, битеңне сыйпап, син мине яраткан кебек, үзеңне назларлар, битеңдә җыерчыклар булмас, үзеңне карт кеше итеп сизмәссең.

  • Йә, алайса...

 

Нәдһәт Фәтхиев.

 

Фото: stihi.ru

Малайлар картаймый
Малайлар картаймый
Читайте нас: