Барлык яңалыклар
Чаткылар
29 октябрь 2021, 14:29

Көзбикә бездә кунакта

“Миләшкәй”дә узган бәйрәм турында.

Көзбикә бездә кунакта
Көзбикә бездә кунакта

“Миләшкәй”дә узган бәйрәм турында.

 

Көзне моңсу мизгел дисәләр дә, сабыйлар, җиргә сары келәм булып яткан алтын яфракларга, итекләр киеп, чатыр астында рәхәтләнеп йөрергә мөмкин булган янгырга да чиксез шатлана белә. Шуңа да балалар бакчасында узган Көзбикә бәйрәмнәре – аларның иң яраткан, көтеп алган, тылсымлы күңел ачуларыннан берсе булып тора.

Иске Балтач авылындагы “Миләшкәй” балалар бакчасының урта төркем балалары катнашкан бәйрәм – “Көзге маҗаралар”  дип исемләнде. Урамда салкынча, яңгырлы һава торышы булса да, көзнең чагылышы итеп бизәлгән бүлмәдә җылы да ямьле дә иде. Сабыйларга кунакка Хәйләкәр төлке, Урман хуҗасы килде. Алар белән  балалар төрле маҗаралы хәлләргә тарыды, күңелле уеннар уйнады. Ә бәйрәмнең иң көтеп алган кунагы, әлбәттә, муллык- байлык, витаминлы яшелчәләр, баллы-татлы җимешләр алиһәсе – Көзбикә.

Табигатьне чагу матур төсләргә “буяучы” да булган сылу Көзбикәгә балалар узләренең шигырьләрен укып ишеттерде, аңа багышлап җырлар яңгыратты, табышмакларына тапкыр җаваплар кайтарды. Күңелле  бәйрәмебез күз ачып алган арада үтеп тә китте, ә шулай да истәлеккә тошкән фотосурәт безне бу бәйрәмгә кабат алып кайта.

Балалар бакчасында узган һәр бәйрәм – ул һәрчак тылсым, чагу буяулар һәм сабыйларның шат авазы.

Динара Шәймөхәммәтова, Иске Балтач авылы “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

 

Көзбикә бездә кунакта
Көзбикә бездә кунакта
Читайте нас: