Барлык яңалыклар
Чаткылар
1 август 2021, 20:04

Олимпиадада безнең уңышлар

Тимур Сафин икенче олимпия уеннарында да җиңүчеләр баскычында.

Олимпиадада безнең уңышлар
Олимпиадада безнең уңышлар

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә Русия фехтование командасын Токиодагы Олимпия уеннарының көмеш медале белән котлады.

“Әйе, бу көмеш. Ләкин бу планетаның төп ярышларындагы көмеш !!! Шуңа күрә без тиздән Уфа аэропортында тагын бер спортчыбызны чәчәкләр, чәк-чәк белән кочак җәеп каршы алачакбыз. Русия җыелма командасында Тимур Сафин, Антон Бородачев, Кирилл Бородачев, Владислав Мыльников белән бүген Токио Олимпия уеннарында икенче баскычка күтәрелде. Безнең команданың соңгы көрәше аеруча дулкынландыргыч булды. Без французларга оттырдык, әмма көмеш медаль дә бик лаеклы " – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.

Тимур Сафин - 19 нчы Уфа спорт мәктәбе һәм 5нче республика спорт интернаты тәрбияләнүчесе, Русиянең мактаулы спорт мастеры, 2016  елгы Олимпия уеннары чемпионы һәм призеры, Европа чемпионы һәм призеры, дөнья чемпионаты призеры.

Якташыбызны без дә барлык спорт сөючеләр исеменнән котлыйбыз. Алдагы көндә дә тазалык һәм зур җиңүләр теләп калабыз.

Чыганак: Башинформ

Фото: Русия Олимпия комитеты

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: