Башгидромет сүзләре буенча, киләсе ике көндә Башкортстанда һава температурасы 35 градуска кадәр күтәреләчәк. Синоптиклар белдерүенчә, дүшәмбе көнне көндез явым-төшем булмаячак. Төнлә көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, җил үзгәрүчән, талгын. Төнлә һава температурасы 13-18 градус, кайбер урыннарда сигезгә кадәр төшәчәк. Көн дәвамында 28 градустан 33 градуска кадәр күтәреләчәк.
Сишәмбе көнне явым-төшем көтелми, җил үзгәрүчән, талгын.Төнлә һава температурасы 13-18 градус булачак. Көндез 30-35 градуска кадәр эсселек көтелә.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ