Барлык яңалыклар
Чаткылар
15 июль 2021, 12:33

Шәһәрне фонтан ямьләячәк

Туймазы шәһәре ямьләнә.

Шәһәрне фонтан ямьләячәк
Шәһәрне фонтан ямьләячәк

Туймазы шәһәрендә мәйданда фонтан төзү эшләре дәвам итә. “Уңайлы шәһәр мөхитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында 600 квадрат метрлы фонтан төзү башланды. Төзекләндерү бүлеге  җитәкчесе Ирек Шакиров әйтүенчә, фонтанның чәшкесен урында җыячаклар, аннан гранит плитә белән ябачаклар.

  • Бу гадәти фонтан түгел, – ди ул. – Су 14 форсункадан өскә таба атачак.

Конуструкциянең ныклыгын тәэмин итәр өчен аның нигезенә 152 буронабив свай какканнар.

Мәйданда, шулай ук, кешеләр җәяү йөри торгач агач юллар, сәүдә павильоннары, 38 фонарь булачак. Чәчәк клумбалары, декоратив агачлар мәйданны ямьләп утырачак.

Чыганак: Администрация муниципального района Туймазинский район Республики Башкортостан

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: