Барлык яңалыклар
Чаткылар
12 июль 2021, 09:37

Грантлар алу өчен — фәнни лабораторияләр

Бу бик яхшы мөмкинлек.

Грантлар алу өчен — фәнни лабораторияләр
Грантлар алу өчен — фәнни лабораторияләр

Башкортстанда яшьләр фәнни лабораторияләре  ачарга планлаштыралар.

Проектны булдыру мөмкинлеген “Фән сәгате” форматында узган киңәшмәдә өйрәнгәннәр. Киңәшмәдә  Башкортстан Башлыгы  хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, профильле министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, университетлар ректорлары катнашкан.

Башкортстан Башлыгының фән сораулары буенча  киңәшчесе Руслан Казыханов республика вузлары һәм Русия Фәннәр Академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге институтлары Фән һәм югары белем министрлыгына  шундый фәнни үзәкләр булдыруга кагылышлы 8 заявка әзерләгән. Бу эшләрнең барысы да  Владимир Путинның 2018 елгы май указаларына ярашлы  булдырылган “Фән һәм университетлар” милли проекты кысаларында башкарылыр дип көтелә.

“Ил вузларындагы  яшьләр фәнни лабораторияләрен ел саен федераль финанслау 2021-2023 елларга 1,8 милилард сум тәшкил итәчәк. Шуңа күрә һәр үзаллы лабратория ел саен 15-18 миллионлык грантка өмет итә ала дигән сүз”, – дип билгеләде Руслан Казыханов.

Яшьләр фәнни лабораторияләрен булдыруның төп шарты – проектта яшь аспирантлар һәм өлкән курс студентларының катнашуы.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: