Календарьга карасаң, нинди генә бәйрәмнәр юк дип хәйран каласың. Шушы көннәрдә бөтен дөнья буйлап балыкчылар көне билгеләнде. Дөресрәге, ул ике тапкыр бәйрәм ителә. 1984 нче елда Италиянең башкаласы Рим шәһәрендә “Балыкчылыкны үстерү” халыкара конференциясендә 1985 нче елның 27 июненнән балыкчылар көнен бәйрәм итү турында карар кабул ителә. Безнең илдә ул тагы да иртәрәк бәйрәм ителә башлый. 1965 нче елның 3 маенда СССР Югары Советының 3519 санлы карары нигезендә 12 июль “Балыкчылар көне” дип раслана.
СССРның күп төбәкләрендә балыкчылык сәнәгатенең алга китүе моңа этәргеч булып тора. Диңгез һәм зур елгалар буендагы шәһәрләрдә әлеге көн Шәһәр көне, хәтта гаилә бәйрәме дәрәҗәсендә уздырыла. Еллар үтү белән “балыкчылар көне” июль аеның икенче якшәмбесендә үткәрелә башлый. Быел ул 11 июльгә туры килә. Соңгы елларда Русия буенча бу тармакны тергезү бераз сизелә, әлбәттә. Шул уңайдан безнең безнең республикада да берникадәр җанлылык сизелә. Мәсәлән 2017 елда Башкортстанда балыкчылыкны үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады. Әлеге максатларга республика казнасыннан 25 миллион сум акча бүленде. Балыкчылык тармагына шундый зур күләмдә ярдәм баренче тапкыр бирелде. Әмма бер тапкыр бирелгән ярдәм генә үсешкә китерә аламы?
Мәгълүм булуынча, бүген Русия халкы балык ризыкларын элеккеге елларга караганда күпкә азрак куллана. Әйтик, 80 нче еллар ахырына илдә яшәүче бер кеше елына 23 килограмм балык ашаган булса, хәзер бу күрсәткеч – 11 килограмм. Дөньяда балык белән туклану күләме елдан-ел арта һәм узган ел ул рекордлы күрсәткечкә җитте: планетада яшәүче һәр кеше уртача 20,5 килограмм балык ашаган.
Аграр экспертлар фикеренчә, киләсе унъеллыкларда ул сан тагын да үсәчәк һәм җир шарында яшәүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим тармакларның берсенә әвереләчәк. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, 2030 елга дөньяда тулай балык тоту күрсәткече 204 миллион тоннага җитәргә тиеш һәм ул әлеге күрсәткечтән 15 процентка артыграк дигән сүз.
Русиянең дә балык җитештерү мөмкинлекләре зур. Шулай булуга карамастан, илдә балыкчылык тармагы халыкны үзебезнең диңгез-сулыкларда тотылган балык белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтлеме? Якынча фаразлар буенча, узган елда илдә 4,3 миллион тонна чамасы балык тотылган. 2019 елда ул 5 миллион тоннага якынлашкан иде. Русиялеләрне Сәламәтлек саклау министрлыгы нормасында каралганча тәэмин итү өчен елына уртача 4,8 миллион тонна балык таләп ителә. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, диңгез-сулыкларда тотылган балык та, читкә озатылмыйча, тулысынча эчке базарда үзебезнең ихтыяҗлар өчен калырга тиеш була. Чынбарлык исә бөтенләй башкача. Илнең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерүенчә, агроэкспорт күләмендә балык продукциясе өлешен тагын да арттыру мөмкинлеге бар һәм тармак әлегә ил башлыгы билгеләгән бурычларны үтәүдән ерак тора. Бүген тоткан балык күләме дә артыгы белән үз халкыбызга җитәрлек, әлбәттә. Шулай да халык авыз тутырып балык ашый дип әйтеп булмый. Беренчедән, бүгенге көндә диңгездә тоткан балыкның яртысы чит илгә китә. Икенчедән, санап беткесез арадашчылар аркасында Ерак Көнчыгышта килосы 50 – 60 сумга сатылган балыкның хакы безгә килеп җиткәнче 350 – 400 сумга кадәр барып җитә. Иң очсызлы балыкны да бүген 200 – 250 сумга саталар. Затлырак балыклар сыер итеннән дә 2 – 3 тапкырга кыйммәтрәк тора. Башкортстанга килгәндә, безнең халык елына күпме балык ашавын үзе чамалыйдыр. Елга – күлләребез, буаларыбыз санап беткесез булуга карамастан, балык җитештерү буенча республика алдыңгылар рәтендә дип әйтеп булмый. Гомум Русия буенча күрсәткечләр дә куанычлы түгел.Мәсәлән, узган ел илдә җитештерелгән 4,3 миллион тонна балыкның бары 10 проценты гына елга – күлләрдә тотылган.
Бөтенрусия Балык сәнәгатчеләре ассоциациясе президенты Герман Зверев соңгы елларда балык куллану кимүнең сәбәбен кешеләрнең керемнәре түбәнәюе һәм әлеге продукциягә хаклар артуда күрә. “Коронавирус эпидемиясе балык базарында тагын да авыррак эз калдырачак. 2021 ел йомгаклары буенча да, һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә, 21әр килограммга җитәчәгенә ышанып бетмим. Пандемия шартларында кешеләрнең сатып алу мөмкинлеге кимегәндә, беренче чиратта, балык куллану азайды”, – ди чиновник. Билгеле, отчетлар буенча балык елдан-ел күбрәк тә тотыла торгандыр. Әмма ул һич тә русиялеләрнең диңгез продуктларын күбрәк куллануы турында сөйләми. Рәсми чыганакларга караганда, 2019 елда илдә 5 миллион тонна чамасы балык тотылган булса, мәсәлән, эчке сәүдә базарына чыгарылган балык күләме 3,46 миллион тонна тәшкил итә һәм шуның 18 проценты – импорт продукциясе. Димәк, илнең төрле дәрәҗәдәге сәүдә челтәрләрендә тәкъдим ителгән балыкның биштән бер өлеше – чит илләрдән кертелгән дигән сүз. Узган көз ахырында Русиянең Исәп палатасы балыкчылык хуҗалыгы эшчәнлеген тикшер-гәнән соң, тармакта җитди җи-тешсезлекләр булуын да билгеләгән иде. Алар әзерләгән белешмәгә караганда, узган ел балык тоту һәм эшкәртү илдә 126,7 мең тоннага кимегән. Тикшерүчеләр, “Балыкчылык хуҗалыгы комплексы үсеше” дәүләт программасының Хөкүмәтнең башка төрдәш программалары, шулай ук, Русия Президентының Диңгез терминалларын үстерү стратегиясе һәм Диңгез доктринасы белән бәйле булмавын ачыклаган. Гомумән, балыкчылык тармагын үстерүгә бүленгән федераль казна акчаларының планлаштырылган күләмнән азрак үзләштерелүе дә игътибарны җәлеп итә. Исәп палатасы белешмәсеннән күренүенчә, бүленгән акчаны тотыну күрсәткече 59,6 проценттан артмый.
Президент Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә “Росрыболовство” башлыгы Илья Шестаков ил башлыгын “пандемия шартларында тармакның тотрыклы эшләвен” дәлилләүче саннар белән таныштырды. Ведомство башлыгы фикеренчә, эчке сәүдә базарын гына түгел, аграр экспорт өчен балыкны күбрәк күләмдә тоту өчен махсус суднолар җитешми. Әмма проблема махсус судноларда яисә пандемия сәбәпләре белән генә чикләнми. Диңгез-океаннардан тыш, эчке төче суда да мөмкинлекләр тулысынча файдаланылмый.
Башкортстан балыкчылык тармагын үстерү өчен зур мөмкинлекләргә ия. 12725 елганың гомум озынлыгы 57366 километрга җитә. 7900 чамасы күл һәм ясалма сулык бар. Әлеге су өслегенең гомум мәйданы 550 квадрат километр. Республикада балыкчылык белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар булган 375 буа исәпләнә һәм аларның нибары 10 проценты гына шушы максатларда файдаланыла. Аларның гомум су өслеге мәйданы 7 мең гектардан арта.
— 2020 елда республиканың балыкчылык белән шөгыльләнүче предприятиеләре 2,6 мең тонна чамасы продукция җитештерде, — ди тармак министрлыгының бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов. — Алдагы ел белән чагыштырганда, үсеш 2 проценттан артыграк. Башкортстанда балык җитештерүне арттыруга Агыйдел һәм Карман балыкчылык хуҗалыкларының, “Аэромед” компаниясенең инвестиция проектларын уңышлы тормышка ашыруы зур этәргеч бирде.
Соңгы елларда республикада балыкчылык тармагы эшчәнлеген камилләштерү, әлеге юнәлештә бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә төрле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү буенча эшлекле киңәшмә-семинарлар еш үткәрелде. Әмма, үзгәреш күренми, балык промыселы һаман да бер урында таптанган кебек. Гомумән, Башкортстанда балыкчылык тармагында эре бизнес — “Карман” форель хуҗалыгында һәм Миякә балык компаниясендә. Аның беренчесе 40 елдан артык эшли, икенчесенә — чирек гасыр тулды. “Карман” балык хуҗалыгы — Русиядә төрдәш иң зур өч предприятиенең берсе. Ул дистәгә якын төрдәге балык җитештерү һәм эшкәртеп сату белән шөгыльләнә. Ә Миякә балык компаниясе дөньяның иң ерак төбәкләреннән, Ерак Көнчыгыштан алып Исландия һәм Аргентинада тотылган балыкны алып кайтып эшкәртә. Билгеле, пандемия шартларында соңгы айларда чит илләр белән хезмәттәшлек берникадәр кимесә дә, предприятие җитештерү темпын киметмәскә тырыша. Биредә төрле эшкәртү аша үткән 70кә якын исемдәге ысланган һәм тозланган балык продукциясенә ихтыяҗ кимеми. Ә туңдырып сатылган балык төрләре йөздән арта.
Алмаз Галимов билгеләвенчә, Башкортстанда аквакультураны үстерү белән бәйле документ 2017 елда кабул ителде. Анда товарлыклы балык җитештерүчеләргә республика казнасыннан ярдәм күрсәтү билгеләнде. Әлеге тармак өчен җиһазлар, катнашазык һәм яшь үрчем сатып алуга тотынылган чыгымнарның 40 процентына кадәрен балык җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә республика казнасыннан кайтарып бирү каралды. Узган көздә, мәсәлән, “Инвестиция сәгате”ндә республика Хөкүмәте “Карман” балыкчылык хуҗалыгында форель җитештерүне арттыру буенча яңа проектны һәм елына 200 мең тоннага кадәр балык үрчетүгә сәләтле яңа биологик модуль салуны хуплады. Проектны эшләүдә чит ил белгечләре дә катнашты. Инвестицияләрнең гомум күләме 130 миллион сум чамасы тәшкил итәргә тиеш. Проектта, шулай ук, җиһазлар сатып алуга тотынылган акчаның бер өле-шен компенсацияләү карала.
Белешмә. Башкортстанда балыкчылык тармагын үстерү максатында берничә районда махсус хуҗалыклар оештыру эше дәвам итә. “Бельский рыбхоз” компаниясе, мәсәлән, Аскын районында шундый предприятиегә нигез салды. “Агростартап” гранты уңышлы эшли. Кече бизнесны, авылда кооперацияне үстерү, шәхси малтабарлык эшенә булышлык итүне үз эченә алган проект яңа шөгыльгә тотынырга те-ләк белдерүче балыкчылар өчен дә отышлы. 2019 елда “Агростартап” гранты буенча 115 фермер грант алган булса, узган елда үз эшен башлаучы фермерлар өчен шушы ук программа кысаларында 266 миллион сум бүленде.
Рәсми чыганакларга караганда, соңгы елларга кадәр Башкортстанда балык импорты үзебездә җитештерелгән күләмнән 24 тапкыр артыграк булды. Һәм ил күләмендә санитар норма буенча һәр кеше елына 18-20 килограмм балык белән тукланырга тиеш булса, Башкортстанда ул ярты килограммга да җитмәде.
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы балык үрчетү буенча кайбер программалар кабул итте итүен. СССР заманында балыкчылык тармагы өчен аерым зур министрлык җавап бирә иде. Ә хәзер ул авыл хуҗалыгы министрлыгына карый. Тирә – ягы диңгезләр белән уратып алынган, йөзәр меңләгән күл – буалары булган илдә балыкчылык тармагы аерым министрлык карамагында булырга тиеш, минемчә. Дәүләт тарафыннан кичекмәстән бу тармакка үзгәрешләр кертү кирәклеген дә барсы да аңлап тора шикелле. Тик ул әле булса килмешәк булык кала бирә. Ни өчен шулай?
Фото: Vk.com