Барлык яңалыклар
Чаткылар
8 июль 2021, 17:27

Өй җыештырып миллионер булган

Лотерея билеты алсагыз, тикшерергә онытмагыз!

Өй җыештырып миллионер булган
Өй җыештырып миллионер булган

Флоридада яшәүче кеше өй җитештергән вакытта очраклы рәвештә миллионер булган. Флорида штатының Джексонвилл шәһәреннән 54 яшьлек Кеннет Морган июль башында өен чистартырга булган һәм өстәл тартмасында, апрель ае өчен сатып алган лотерея билетын очраклы рәвештә табып алган. Морган билет сатып алуы хакында бөтенләй оныткан һәм билет тапкач та аны тикшерергә булган. Апрель аенда ук ул әлеге лотерея билетына бер миллион доллар күләмендә джекпот откан булган.

Әйткәндәй, лотерея кагыйдәләре буенча, билет өч ай эчендә генә гамәлдә була икән, шуңа күрә Морган өй җыештыру оештырмаган булса, ул откан акчаны алалмас иде.

Нәтиҗә – өегезне җыештырып торыгыз!

Чыганак:sevastopol.su

Фото:pixabay.com

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: