Дүшәмбе, 12 июль, Стәрлетамак шәһәрендә, коронавирус инфекциясенә каршы өстәмә вакцинация станциясе “FABRI” сәүдә-күңел ачу үзәгендә ачылачак. Аның адресы: Стәрлетамак шәһәре, Ходайбердин урамы, 120 санлы бина. Үзәккә килүчеләр Covid-19 прививкасын көн саен 11.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр ясата алчакалар.
Бүгенге көнгә Башкортстанга 798,780 доза вакцина китерелгән. I компоненты белән 690 763 кеше прививка (алынган вакциналарның 86,4%) ясаткан. Вакцинацияне тулысынча, ягъни, ике компонентны да 398 921 кеше (алынган вакциналарның 49,9%) ясаткан.
Чыганак: Башинформ
Фото: Минздрав РБ