Барлык яңалыклар
Чаткылар
8 июль 2021, 16:41

Берәдәк хайваннар - хәвеф чыганагы

Башкортстанда адашкан хайваннар өчен штраф тукталышы булдырылган.

Берәдәк хайваннар - хәвеф чыганагы
Берәдәк хайваннар - хәвеф чыганагы

Республиканың Белорет районының Укшук авылында адашкан хайваннарны вакытлыча тоткарлау үзәге булдырылды, диде район башлыгы Андрей Иванюта. Аның сүзләре буенча, "вакытлыча тоткарлау урыны" ның максаты – юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү.

“Контрольсез йөргән сыерлар һәм атлар коймаларны сындыралар, уҗым культураларын юк итәләр. Районда алты ай эчендә хайваннар белән 12 юл-транспорт вакыйгасы булды. Бигрәк тә төнлә юлда терлекләр белән очрашу куркыныч, - ди Андрей Иванюта.

Әгәр дә хайванның колагында биркасы булса, хуҗага вакытлыча тоткарлау урыны турында мәгълүмат биреләчәк, башка очракларда тотылган терлек турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылачак. Хайванны үзәктә тоту беренче көнне хуҗаларга 2,8 мең, артабан көннәрдә 1,8 мең сумга төшәчәк. 

Чыганак: Башинформ

Фото: ачык чыганактан

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: