Безнең иң яшь рәссамнәр кемнәр ул?
Балаларны яклау көне алдыннан “Русия улы” төбәкара сурәтләр конкурсына нәтиҗә ясалды. Кешенең беренче тапкыр галәмгә очуының 60 еллыгы уңаеннан игълан ителгән бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде.
Бәйге Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә һәм иҗтимагый фонда ярдәмендә оештырылып, 12 апрельдән 12 майга кадәр дәвам итте. Анда республиканың төрле районнарында яшәүче төрле (6-17) яшьтәге балалар катнашты.
244 эш бәяләмә комиссиясенең җентекле игътибары аша үтте. Әбҗәлил, Бәләбәй, Бишбүләк, Дәүләкән, Куергазы, Стәрлетамак, Учалы, Шаран районнары һәм Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән килгән 12 эш Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнәчәк. Бу бәйге гомумдәүләт проектларының “Демография” проекты кысаларында үтте.
1 урын - Глеб Бережной (БР, Бәләбәй районы)
2 урын - Таисия һәм Ярослав Кислухиннар (Уфа)
3 урын - Аделина Кунсувакова (БР, Дәүләкән районы)
1 урын - Антонова Злата (БР, Әбҗәлил районы)
2 урын - Дарина Шәрипова (Шаран районы)
3 урын - Татьяна Наумова (Стәрлетамак районы)
1 урын - София Васильева (Бишбүләк районы)
2 урын - Елизавета Ворошилова (Куергазы районы)
3 урын - Бану Вәлиева (Учалы районы)
1 урын - Дана Антощенко (Куергазы районы)
2 урын - Илвир Искаков (Стәрлетамак)
3 урын - Данил Янышев (Стәрлетамак)