Барлык яңалыклар
Чаткылар
20 Май 2021, 09:56

Герой-пионерлар

Валя Котик.

Валя Котик.
Немец аккупантларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелгән бу егет кечкенәдән кыю, максатчан булып үсә.
Абыйсы беренче сыйныфка барырга җыенгач, Валя да мәктәпкә барам, дип белдерә. “Бәләкәйсең әле”, дигәнгә карамый мәктәпкә китә. Укытучы аның белем алу теләгенә каршы төшми. Валя тиз арада үзен тырыш, булдыклы, акыллы бала итеп таныта. Ул сыйныфта иң яхшы укучы була. Ләкин сугыш башлану сәбәпле, ул биш класс белем белән кала. Алар яшәгән Шепетовка торак пунктына дошман бәреп керә.
Валя партизан отрядының иң кыю разведчигына әйләнә. Командование өчен кирәкле мәгълүматлар алып кайта, өлкәннәр белән беррәттән бәрелешләрдә катнаша, разведкага йөри. Валя курку белмәс егет була. 1944 елның февралендә чираттагы каты бәрелешләрнең берсендә каты яраланып аңына килә алмый ваыат була. Аңа ниабыр 14 яшь булган. Кыюлыгы өчен орденнар, медальләр белән бүләкләнә. 1958 нче елның 27 нче июнендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында указ игълан ителә. Шепетовкада пионер-партизанга һәйкәл куела. Валя Котикның батырлыгы турында Г. Надзарованың “Кыюлар үлмиләр” исемле китабыннан укый аласыз. Валяның әнисе А.Р. Котик язган “Ул пионер иде “ дигән китап та сезгә күп нәрсә турында сөйләр.
Читайте нас: