Барлык яңалыклар
Чаткылар
20 Май 2021, 10:31

Герой-пионерлар

Беләсезме?

Беләсезме?
Моннан 80 ел элек – 1945 елның 22 июне иртәсендә немец илбасарлары безнең ил чикләрен бәреп керә. Шул таңда башланган канкойгыч сугыш дүрт елга сузыла. Дошманга каршы бөтен Совет иле халкы баса – ир-егетләр, хатын-кызлар, картлар һәм, кызганычка каршы, балаларга да илне азат итү өчен көрәшергә туры килә.
Бик күп үсмерләрнең, балаларның гомерен өзә сугыш. Күпләренең исемнәре дә еллар тузанында күмелеп калган инде. Арада бөтен илгә билгеле исемнәр бар. Алар – герой пионерлар. Элекке пионерлар алар турында белеп үстек. Отрядлар, дружиналар аларның исемен йөртү өчен укуда һәм мәктәп тормышында актив булды, тәртипле, үрнәкле булырга омтылды. Бүгенгедәй, мәктәпләрдә вәхшилек очраклары, үз дусларының, үз укытучыларының, сабакташларының гомерен өзү кебек куркыныч хәлләр булмады. Безнең илдә геройларга соклану, аларга охшарга тырышу, алардан үрнәк алу матур гадәт иде. Кирсеснчә түгел иде... Үсмерләр илен, гаиләсен, әти-әнисен, якыннарын сакларлык кыю булып үсәргә омтылды. Мәктәпләрдә шундый дөрес тәрбия эше алып барыла иде. Бүген сирәк белем учаклары коллективлары мондый матур мисалларны китерә ала. Нигә?..
Бөек Ватан сугышы елларында:
йөзгә якын пионер «Партизан Отечественной Войны» медале,
15 000 артыгы — «За оборону Ленинграда»,
20 000 артыгы «За оборону Москвы» медале белән бүләкләнә.
Дүрт пионер Советлар Союзы Герой исеменә лаек була. Керчь шәһәрендә партизаннар отрядында көрәшкән Володя Дубинин исемле пионер үлгәннән соң Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Курку белмәс геройлар, аларның батырлыклары турында беләсеңме, дустым?
Читайте нас: