Барлык яңалыклар
Чаткылар
19 Май 2021, 19:18

Герой - пионерлар

Марат Казей.

Марат Казей.

Сугыш башланганда Марат Казей 4 нче класста укый. Фашистлар Маратлар мәктәбен казарма итәләр. Әнисен фашистлар җәзалап үтергәч, Марат партизаннар янына урманга китә. Анда отрядның сугышчан заданиеләрен үти, бәрелешләрдә, күперләрне шартлатуда катнаша.

Белоруссиядәге Станьково авылы тирәсендә ташланган фашист десантын Марат беренче булып күреп ала. Безнең сугышчыларга аны кулга алуда ярдәм итә.
Озакламый чираттагы разведка вакытында аны фашистлар чолгап ала. Яшь партизанны тереләй кулга төшерергә телиләр. Марат соңгы патронына кадәр атыша, унлап немецны юк итә. Марат Казей дошман кулына тереләй бирелергә теләми. Соңгы гранатасы белән ул үз-үзен шартлата. Марат Казей үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бераз соңрак Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Минскида Марат Казейга һәйкәл куелган. Бронза гимнастеркада – бронза орденнар һәм медальләр. Маратның үлемсез батырлыгы В.Морозов китабында тулы тасвирлана.
Читайте нас: