Барлык яңалыклар
Чаткылар
19 Май 2021, 19:26

Герой-пионерлар

Зина Портнова.

Зина Портнова.
Зина Портнова Ленинград кызы. 7 нче классны тәмамлагач, җәйге каникулга Белоруссиягә әбисенә кунакка китә. Сугыш башланганда шунда кала.
Ул офицерлар ашханәсенә урнаша һәм яшерен генә азыкларны агулый. Шулай Зина 100 фашистны үтерә. Аннан соң партизаннар отрядына китә һәм кыю разведчик була.
Бервакыт, сугышчан задание үтәгәндә, Зинаны фашистлар тотып алалар. Аны озак кына җәзалыйлар, ләкин кыз берни дә әйтми. Сорау алган вакытта немец офицеры Зинага пистолет белән яный һәм ялгыш пистолетын өстәлгә куя. Зина тиз генә пистолетны ала да немецка ата. Аннан икенче офицерны үтерә. Шуннан соң аягы белән тәрәзәне тибеп вата да сикереп тышка чыга.
Ләкин дүртенче тапкыр ата алмый: патроны бетә. Зинаны тотып алалар. Аны бик каты җәзалыйлар һәм атып үтерәләр.
Читайте нас: