Барлык яңалыклар
Чаткылар
30 март 2021, 17:09

Каникуллар шәп үтә!

Илеш районы Дөмәй авылы мәктәбе укучыларында гаджетлар “кайгысы” калмаган.

Сездә каникуллар ничек үтә? “Ял итәбез” дип телевизор карап кына утырмыйсызмы? Телефоннарыгыз кызмыймы? Әнә Илеш районы Дөмәй авылы мәктәбе укучыларында гаджетлар “кайгысы” калмаган. Көн саен авыл уртасындагы мәдәният йортына җыелып, икешәр сәгать уйнап, күзгә-күз аралашып кайталар.
-Көн саен төрле-төрле уеннар сайлыйм. Күңелсез булмасын дим. Хәзерге заман балалары башка төрле бит. Алар өчен 10 ел элек балалар рәхәтләнеп уйнаган уеннар кызык булмаска мөмкин. Әмма бала кайчан да бала булып кала - шуны онытмаска кирәк. Аннары укучылар белән “бер дулкын”да булырга оныкларым ярдәм итә. Алар мине өйрәтә, мин - аларны, - ди мәдәният йорты хезмәткәре Лена Шарафетдинова.
Читайте нас: