Барлык яңалыклар
Чаткылар
7 июнь 2019, 11:59

Гаилә эзлим

Ул Уфаның Ш.Ходайбирдин исемендәге 2 санлы балалар йортында тәрбияләнә

Ул Уфаның Ш.Ходайбирдин исемендәге 2 санлы балалар йортында тәрбияләнә

Степанга сигез яшь. Быел ул икенче сыйныфны тәмамлады. Мәктәптә уку ошый, ди ул. Әлегә аның белән аерым шөгыльләнәләр.

Степан шук малай. Әмма укытучылары һәм тәрбиячеләре ярдәмендә үзен дөрес тотарга өйрәнә. Хәрәкәтле уеннарны яратып уйный, физкультура дәресләрен көтеп ала.

Башка фәннәрдән уку әлегә аңа җиңел бирелми. Ләкин Степа тырыша. Мәктәптә алган сабакларын чын күңелдән кабатлап чыга. Бу аның көчле рухлы булуын, белемгә омтылышын күрсәтә.

Степан җырга һәм биюгә оста. «Воспитанник года – 2019» конкурсында катнашып, «Танцор диско» номинациясендә җиңеп чыкты.

Степа – тома ятим. Әмма малай көннәрдән - беркөнне аны Әтисе белән Әнисе алырга килер дип хыяллана. Гаиләдә бергәләп аралашып, кирәк вакытта ярдәм итешеп яшәрлек туганнарым булса, тагын да күңеллерәк булыр иде ди ул. Нинди булыр ул ярдәм – кибеткә барумы, өй эшләрендә ярдәм итүме, әллә килеп кочып, яратуыңны белдерүме – анысы мөһим түгел. Иң мөһиме – бер-береңнең күңел җылысын тою. Шул вакытта һәркем бәхетле булачак, ди малай.

Степан гаилә белән актив ял итеп яшәргә хыяллана. Сәяхәт итәргә, табигатькә чыгып пикник оештырырга (Степан шашлык ярата), балалар мәйданчыгында уйнарга, хайваннар дөньясы белән танышырга тели ул.

Кечкенә булуына карамастан, Степанны бәләкәй джентльмен дип әйтерлек. Ул кешегә кайчан ярдәм кирәклеген, авыр вакытта ярдәм кулы сузарга тиешлеген белә. Бу теремек һәм җитез малай үскәч супергерой булырына шикләнми. Степан бәлагә тарыган һәр кешегә ярдәм итәргә әзер. “Тормышны явызлардан, явызлык кылучылардан коткарырга кирәк!”–дип аңлата үзенең тормыш позициясен кечкенә, әмма кыю йөрәкле малай.

Менә шундый егетебез үсеп килә. Малай хыялында йөрткән гаилә җылысын тизрәк тапса иде.
Читайте нас: