Барлык яңалыклар
Чаткылар
7 июнь 2019, 12:08

Бии-бии үсәбез!

2015 елдан Дүртөйле районының Мәскәү авыл мәдәният йортында Азат Байрон улы Гәрәев җитәкчелегендә кечкенәләр, яшьләр һәм урта яшьтәгеләр өчен “Дуслык” бию түгәрәге эшләп килә. Шушы вакыт эчендә без укытучыбыз ярдәмендә бик яхшы күрсәткечләргә ирештек: бик күп төрле конкурсларда катнашып төрле дәрәҗәдәге лауреатлар һәм дипломантлар исемнәрен яуладык.

Башкалабыз Уфада яңа гына үткән “Урал талантлары” һәм “Талантлар планетасы” халыкара фестиваль - конкурсларында катнашып II дәрәҗә лауреатлары, “Язгы тамчылар” район конкурсында I һәм II дәрәҗә лауреатлары исеменә лаек булдык, РСФСР һәм БАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе Фәния Гәрәева исемендәге V район бию фестивалендә катнашып Гран-при яуладык.

Авыл күләмендә оештырылган бер мәдәни чара да биючеләрдән башка үтми.

Шушы уңайдан яраткан укытучыбыз, Дүртөйле мәдәни ял итү үзәгенең художество җитәкчесе Азат абыйга барлык тәрбияләнүчеләре исеменнән, үзенең бөтен көчен биреп, безнең белән армый-талмый эшләгәне өчен зур хөрмәтебезне җиткерәбез.

Бию сәнгатенә безне алып керүегез өчен сезгә рәхмәт. Яраткан эшегездә иҗади уңышлар телибез.

Регина Гарифуллина, 5 “А” сыйныф укучысы.

Дүртөйле районы Мәскәү авылы мәктәбе.
Читайте нас: