Барлык яңалыклар
Чаткылар
7 июнь 2019, 12:01

Бергә күңел ачтылар

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды.

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды. Театрның Зур залы фойесында балаларны һәм әти-әниләрне кызыклы программа көтә иде. Балалар таныш әкиятләрдән яраткан геройлары белән очрашып, алар белән бергә күңел ачты. Театрның нәни дуслары кызыклы уеннарда катнашты, табышмакларга җавап биреп, бүләкләр – спектакльләргә билетлар да отты. Нурлылар театр кунакларын бәйрәм белән котлады, ә чара күңелле флешмоб белән тәмамланды. Ахырда барысы да «Нур» хореографик ансамбленең сәләтле биючеләре әзерләгән күркәм концертны карады.
Читайте нас: