Уфаның Затон бистәсендә уңышлы эшләп килүче 4 санлы мәктәптә шагыйрь туган көн ел да үзенчәлекле үтә.
Быел да Г.Тукайның тууына 133 ел тулуны тантаналы итеп уздырдылар биредә. Татар һәм урыс телләрендә шигырьләрен укыдылар, шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, тормыш юлы белән таныштырдылар. Аның ятимлек ачысын татып, интегеп үткән сабый һәм балалык чоры, ялкынлы иҗатка бай, әмма кыска гомере беркемне дә битараф калдырмый. Чараны оештыручылар – татар теле укытучылары Лилия Кәримова һәм Гөлшат Хуҗина бер баланы да читтә калдырмый, матур әдәбиятны аңларга, туган телне сакларга өйрәтүдә күп көч салалар.
Ә Таһир Әхмәтзыя улы Сәетов җитәкчелегендә эшләүче оста куллы укучылар Тукай иҗатын, аның әкият батырларын агачтан сырлап җанландырган. Бу эшләр күргәзмәсе, һәрвакыттагыча, искиткеч бай, мәгънәле килеп чыккан. Таһир абыйлары сабыйлар күңеленә матур орлыклар сала белә. Мәктәпнең бөтен чаралары өчен дә кирәкле җиһазларны, экспонатларны ул бик зур зәвык белән эшләп бирә. Бу эшкә укучыларны да җәлеп итә. Белем учагында милли гореф-гадәтләрне саклауда кабатланмас зур, уңай эш башкара алар. Менә шундый остазлар булган мәктәпләрдә, балалар учреждениеләрендә туган телләрне саклап калу мөмкинлекләре өметле.
Бәйрәмдә катнашкан балалар, укытучылар, әти-әниләр экспонатларны карап сокланды. Ахырда барысы бергә “Туган тел” җырын җырладылар.