Барлык яңалыклар
Чаткылар
13 Май 2019, 16:09

Спорт бәйрәме

Апрель аенда Илеш районының Түбән Яркәй лицеенда 1 сыйныфлар арасында “Әти, әни һәм мин – спортчы гаилә” дип аталган күңелле һәм файдалы чара үтте.

Апрель аенда Илеш районының Түбән Яркәй лицеенда 1 сыйныфлар арасында “Әти, әни һәм мин – спортчы гаилә” дип аталган күңелле һәм файдалы чара үтте. Аның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучылар һәм аларның ата-аналары арасында физкультура һәм спортны популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм саклау иде. Быел бәйрәмдә өч гаилә көч сынашты: Габдрахмановлар, Хафизовлар һәм Яхиннар.

1 сыйныф җитәкчесе Гүзәлия Гыйльмерази кызы Исламова әзерләгән чара балаларга да, ата-аналарга да бик нык ошады. Рәсми булмаган шартларда аралашу аларны тагын да якынайтты. Ата-аналар чәмләнеп, яшен дә, эшен дә онытып, балалар белән бергә ярышты, күңел ачты. Көярмәннәр дә алкышларын кызганмады, аларга көч һәм дәрт биреп торды. Командаларга мактау кәгазьләре, лаеклы рәвештә җыйган баллары (ягъни җиләк-җимеш) һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Әлеге спорт бәйрәменнән алган тәэссоратларны балалар гына түгел, ата-аналар да бик озак күңелләрендә саклар әле.

1 сыйныф ата-аналар комитеты исеменнән Гүзәл Ибраһимова.
Читайте нас: