Барлык яңалыклар
Чаткылар
12 апрель 2019, 17:51

Сәләт канатларын ныгыталар

Балтач район балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнеп, югары уңышларга ирешкән балалар күп. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, югары категорияле белгеч Рая Хамаеваның бихисап укучылары киләчәген сәнгать белән бәйли. Остаз җыр серләренә төшендереп, кечкенә артистларны зур сәхнәгә чыгарга, мәйдан тотарга өйрәтә.

Балалар сәхнәдә үзләрен иркен тотсын, каушамасын, җырларны оста башкарсын өчен сынаулар үтү кирәк. Күптән түгел “Талант канатларында” дип исемләнгән Халыкара конкурста аның сәләтле укучылары үз сүзен әйтте. Конкурсны А. Шнитке исемендәге Мәскәү дәүләт музыка институты, МПДУ һәм “Талантлар планетасы” фонды оештыруы ук күп нәрсә хакында сөйли.
5 яшьтән 8 яшькә кадәр катнашучылар арасында Амалия Гайниәхмәтова I дәрәҗәле лауреат, беренче ел гына вокал дәресләре алган Аскар Галиев I дәрәҗәле дипломант булды.
Авыллардан район үзәгенә килеп укыган балаларга әти-әниләре бик ярдәм итә, аларның музыка белән шөгыльләнүен хуплап торалар.
Тырышлык һәм җырга булган мәхәббәт үз җимешләрен бирә. 9 –12 яшьлекләр арасында Иске Тимкә авылы кызы Сөмбел Солтангалиева –I дәрәҗәле лауреат, Имән авылыннан Динара Табилова һәм Иске Яхшый авылыннан Алия Сәфиуллина I дәрәҗәле диплом ияләре булды.
Үз эшенең остасы Рая Хамаева укучыларына ышаныч, зур тормышта югалып калмас өчен белем багажы биреп, аларның сәләт канатларын ныгыта.
Рима ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосурәте.
Читайте нас: