Барлык яңалыклар
Чаткылар
12 апрель 2019, 17:53

Мачо Песиевич маҗарасы

Бер авылда яшәүче әби белән бабайның, кабарынкы йонлы бохар песиләре булган, ди. Бервакыт, җәйнең эссе көнендә болар, атларын җигеп, урманга барырга җыенганнар.

Бер авылда яшәүче әби белән бабайның, кабарынкы йонлы бохар песиләре булган, ди. Бервакыт, җәйнең эссе көнендә болар, атларын җигеп, урманга барырга җыенганнар. Хуҗаларының бу уйларын белеп калып, песи дә арбага утырып урманга барган. Агачлыкка барып кергәч ул урманның хозурлыгын күреп шаккаткан: чамасыз күп кошларның сайравына, әле монда, әле тегендә кыштырдаган урман күселәренең күплегенә хәйран калып, миңа монда гына яшәргә кирәк дип, арбадан сикереп төшеп калган.
Урманда берничә көн яшәгәч, бу кыргый тормыш аны ялкыта башлаган, монда җылы мич башы да, тәлинкәгә сөт салып бирүче дә, иркәләп йоннарыннан сыйпаучы да булмаган.
Шулай беркөнне, ямансулап, койрык чәнчеп бер аланда ятканда, урман арасыннан яулык бәйләгән, бер беләгенә бәләкәй букча аскан, арткы тәпиләренә басып атлаган Төлкебикә килеп чыккан. Бер-берсенә озак кына карашып торганнан соң, Төлке беренче булып сүз каткан:
– Исәнмесез-саумысыз! Сез кем буласыз? –дип, тавышын боргалап сораган хәйләкәрбикә. Бабай белән әби мәчеләренә исем бирмәгәнлектән, ул ни дип әйтергә белмәгән. Шулай да, “мәче”, дип дәшкәннәрен исенә төшереп:
– Мин – Мәче булам, –дип, горур гына җавап биргән, яткан урыныннан тормый гына. Төлке бу ят җанвар алдында бик тәрбияле булып күренергә теләп:
– Сезгә... ничек итеп дәшәргә? Э-э... атагызның исеме кем була? –дип сораган, хәйләкәр елмаеп. Мәче атасының да песи икәнен ишеткәне булганга:
– Минем атам Песи! –дип җаваплаган, алгы тәпиен башы астына салып яткан килеш кенә.
–Алай булгач, Сез Мәче Песиевич буласыз инде? – дип, аның белән дуслашырга теләп, әңгәмә корган теге хәйләкәр. Песинең каян килүен, нинди заттан булуын сорашкан.
Мәченең сөйләгәннәрен тыңлаган, аның йортсыз-өйсез, урманда берүзе көн күргәнлеген аңлагач, Төлкебикә үзенең иркен оясы булуын әйтеп, Мәчене дә үзе белән бергә яшәргә чакырган. Шулай алар икәүләп урманда яши башлаганнар.
Төлкенең ниндидер таныш булмаган җанвар белән яшәгәнен Аю, Бүре, Куян күреп бик гаҗәпләнгәннәр. Бервакыт болар Төлкене урманда очратып:
– Син нинди ят җанвар белән яшисең ул? Кем ул? –дип сораганнар. Төлке үзенең хәйләкәрлеген гел алга куйганга, монда да боларны шаккатырырга уйлаган:
–Улмы... ул, Мачо Песиевич була, – дип күзләрен тәгә-рәткән, – ул шундый усал ерткыч, мин сезгә әйтим, аның юлында очрамаска тәкъдим итәр идем, ул кемнең-кем булуына карамастан, күңеленә ошамаса өзгәли дә ыргыта, өзгәли дә ыргыта, – дип боларның котын алган.
Бу хәбәр урман ерткычларында шулкадәр кызыксыну тудырган ки, алар төлкедән аны якынрак китереп аларга күрсәтүен үтенгәннәр. Төлке ризалашкан, әмма, кисәткән:
–Тик яшеренгән урыныгызда тын да алмый утырырга тиешсез, әгәр ул сезне шәйләп алса, беттегез, барыгызны да берәм-берәм буып ташлаячак, белегез! – дигән, алгы тәпиен югары күтәреп.
Төлке күрсәтүе буенча, Аю агач башына менеп утырган. Бүрегә, шул агач астындагы коры яфраклар астына күмелеп, шуннан гына күзәтеп ятарга кушкан. Куянга агачтан читтәрәк, куе булып үскән үләннәр арасына яшеренеп кенә посып ятарга тәкъдим иткән.
–Иртә белән без шушы урыннан ауга үтәрбез, сез шунда аны яхшылап карый алырсыз, – дигән Төлкебикә.
Урман җанварлары билгеләнгән урыннарына яшеренеп, түзем-сезлек белән көтә башлаганнар. Менә Төлке белән Песи бу урынга килеп җитәләр. Яфрак астында яшеренгән бүре, күзен каплаган коры яфракны этәрим, дип аны ялгыш кыштырдаткан. Шулвакыт Мәче, яфрак астында күсе бар дип уйлап, шунда сикереп, анда яшеренеп яткан бүренең борынына үткен тырнакларын батырган. Бүре, мин барлыкны шәйләде, мине харап итә хәзер, дип, урыныннан сикереп торган да җан фәрманга, бөтен көченә җилдереп, качып котылган. Песинең дә, бу көтелмәгән җәнҗалдан коты алынып, агач башына менеп котылыйм, дип, Аю менеп яше-ренгән агачка үрмәли башлаган. Биек агач башыннан барын да күзәтеп утырган Аю: “Бу ерткыч җан, Бүре белән эшне бетерде, хәзер минем җанны алырга менә”, – дип уйлап, ни булса да булыр, үземне өзгәләтер хәлем юк дип, ул да биек агач башыннан җиргә сикереп төшеп, бар көченә чабып качып котылган. Аюның агачтан очкандагы зур гәүдәсенең җиле, Мәчене бөтереп агачтан йолкып алган. Мәче агач башын-нан, аякларын киң тырпайтып, үлән арасында яшеренеп яткан Куянның нәкъ өстенә килеп төшеп, кылый күзнең дә котын алган. Тегесе чак җан бирмичә качып котылган...
Бу күренешне бик зур канә-гатьлек белән Төлкебикә күзәтеп торган. Хәйләкәрлеге белән урман җанварлары алдында, песине үзенең ышанычлы тән сакчысы итеп күрсәтүенә шатланган. Әмма, бу куанычы күпкә бармаган, әби белән бабай тагын ат җигеп урманга килгәч, мәче арбага сикереп менеп, инде бик сагынган җылы мич башын уйлап кайтып киткән, ди.
Фәстерүче – Кәүсәр абыегыз Әминев.
Читайте нас: