Барлык яңалыклар
Чаткылар
12 апрель 2019, 17:50

Футбол

Бу хакта күптән сезгә язарга тели идем. Менә, вакыты җитте, күрәсең. Күпләрне битараф калдырмый торган тема ул – футбол.

Бу хакта күптән сезгә язарга тели идем. Менә, вакыты җитте, күрәсең. Күпләрне битараф калдырмый торган тема ул – футбол.
Мин яшәгән йорт каршында гына зур спорт мәйданчыгы бар. Аны парковка өстенә ясап куйдылар. Җирдән шактый калку мәйданны йомшак сетка белән әйләндереп алдылар. Соңгы унбиш ел дәвамында анда малайлар туп тибә, кәшәкә суга. Һәр көнне, диярлек! Хәтта кышын да, тимераяклар киеп чабарлык булмагангамы (боз катырылмый бит анда), үсмерләр шунда туп тибә: “Дөп-шап!” Бер-беренә команда бирә-бирә. Үзләре дә шат (голл кергәндә борчылып алалар инде), командирлар тавышы да ныгый. Начар гадәтләргә дә вакыт калмый.
Шул мәйданчыктагы ыгы-зыгыны күзәткәч истәлекләр уяна.
Элек авылларда яз исе сизелүгә, уч төбе кадәр, диимме, җир кардан ачылуга, авыл малайлары, дәрестән соң йорт арасында эш карашкач, шул кар сулары сыгылып чыгып торган җиргә футбол уйнарга ашыга иде. Ул мизгелләрне егетләр – сезнең әтиләрегез үзләре генә белә. Кызларның иң усаллары гына командага керә иде. Чөнки, футбол елаклар, йомшак сөяклеләр уены түгел. Кичкә кадәр андагы дәртле уен чәме бөтен авыл өстендә яңгырап тора иде. Минем йорт каршындагы мәйданда да шул хәл. Сәламәт тормышны сайлаган егетләр йорт алды футболын шулай саклап килә. Ә инде тиздән Башкортстанда «Йорт алды футболы» проекты гамәлгә кертеләчәк. Бу хакта Бөтенрусия мәктәп спорты федерациясе президенты Ирина Роднина белдерде. Ә ул, беләсез инде, атаклы фигуралы шуу остасы. Тиздән Русиянең көчле йорт алды футболы командалары Санкт-Петербургта узачак финал уеннарына китәчәк.
«Балалар спорты» проектын да яңарышлар көтә. Авыл мәктәпләрендә спорт корылмалары яңартылырга, төзекләндерелергә тиеш. Яшәгән урыннарда спорт түгәрәкләре оештырылачак.
Өмет бар, дуслар. Яңарышлар булыр! Без дә көтеп кенә тормыйк, йөгереп, сикереп, җитезлек күрсәтеп, спорт белән дус булып бергә барыйк! Бүген кайсы авылларда малайлар җыелып футбол уйный, шул хакта безгә языгыз әле?!
Читайте нас: