Барлык яңалыклар
Чаткылар
12 апрель 2019, 17:46

Диңгез буенда

Юлда барганда бергә бик күңелле булды, үзара аралашып, танышып, күңелле бардык. Ә инда алда безне кояшлы Туапсе шәһәре һәм үзенең җылы дымлы һавасы белән Кара диңгез каршы алды.

Юлда барганда бергә бик күңелле булды, үзара аралашып, танышып, күңелле бардык. Ә инда алда безне кояшлы Туапсе шәһәре һәм үзенең җылы дымлы һавасы белән Кара диңгез каршы алды.
Безнең Башкортстан белән чагыштырганда, анда төрле тәмле яшелчә, җиләк-җимешләрнең күплеге һәм төрлелеге, анда яшәүче кешеләрнең ачык күңеллелеге һәм кунакчыллыгы минем күңелемдә тирән тәэссоратлар калдырды.
“Орлёнок” бик матур җирдә урнашкан. Лагерь тирәли бу як климатына яраклашкан агачлар үсә. Ерак та түгел, диңгез җәйрәп ята. Тирә-якта таулар калкып чыккан. Һавада ак канатларын киң җәеп акчарлаклар оча.
Безнең Башкортстан делегациясен «Стремительный» отрядына билгеләделәр. Җитәкчеләребез Татьяна Сурина һәм Жанна Калеева булды. Алар безнең белән көн дә төрле чаралар, экскурсияләр, уеннар, дәресләр оештырдылар, өйдән аерылып торуны сиздерми, рухны, кәефне күтәреп тордылар.
Минем үземә аеруча Сочига экскурсия ошады. Анда Олимпия шәһәрчеген күрдек һәм Сочи-паркта аттракционнарда булдык, Роза-Хутор тау шуу курортына бардык. Андагы төрле сыйфаттагы балларны тәмләп карадык. Сочида без тагын зоопаркта һәм дельфинариумда булдык. Андагы көньяк җәнлекләрен күрдек. Ә дельфиннарның җырлавын, сикерүләрен, туп белән уйнауларын күреп таң калдык.
Шулай ук без Туапседа Флора һәм Фауна музеенда булдык, андагы гадәти булмаган экспонатлар белән таныштык, фотога төштек.
Көннәрнең берендә отряд белән Краснодарга барып кайттык. Анда инде боулинг уйнадык. Күңел ачу паркы булган “Минополис”ка баргач, төрле һөнәрләр белән таныштык, профессияләр белән таныштык, үзебез туңдырма ясадык, печенье, пицца пешердек, полимерлы балчыктан үзебезгә брелок эшләп алдык.
“Орлёнок”та ял иткәндә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләндек. Кичләрен ай һәм йолдызларны карау өчен Астрономик обсерваториягә йөрдек, анда телескоп аша җиһандагы объектларны күзәттек.
Шулай ук Кара диңгезгә барып, кулларыбызны аның салкынча тозлы суына тыгып, дулкыннар белән уйнап, сөйләшеп- серләшеп йөрдек. Диңгез ярында чиста комда һәркайсыбыз үз исемен язды. Күп тә үтми шаян диңгез дулкыннары аларны юып та алды.
Күңелле яллар белән бергә дәресләр дә барды.
Без көн дә мәктәпкә бардык, 5әр дәрес укыдык, көн дә белемебезне күрсәтеп, бәһалар алдык.
Шунысы рәхәт булды, анда өйгә эшләр бирмиләр.
Һәр иртә зарядкадан башлана. Аннары иртәнге аш. Көненә биш тапкыр тәмле итеп ашаттылар. Атнасына бер тапкыр бассейнда су кердек.
Көн дә төрле кызыклы чаралар үтеп торды. Ял сменасы беткәндә хушлашу учагы “яндырдык”. Барыбызга да “Орлёнок” күкрәк билгесе бүләк иттеләр.
Мин биредә ял иткәндә күп яңа дуслар таптым. Алар белән әле дә интернет аша сөйләшеп торабыз.
Сочи һәм Туапсе шәһәрләренең үзенчәлекле, матур һәм бай табигатенең матурлыгы, беренче тапкыр диңгез буенда ял итеп кайту тәэссоратлары минем күңелемдә мәңгелеккә уелып калды. Мин ул якларга тагын барыр идем.
Гимназиябез директоры Алик Усаевка һәм директор урынбасары Ләйсән Муллагалиевага, Борай район хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча бүлек хезмәткәре Салават Муллагалиевка миңа «Орлёнок» лагерена юллама һәм зур хыяллар бүләк иткән өчен рәхмәт!
Элина Хәйруллина,
6 сыйныф.
Борай Балалар иҗат йорты «Яшь хәбәрчеләр» берләшмәсе әгъзасы.
Читайте нас: