Барлык яңалыклар
Чаткылар
12 апрель 2019, 17:48

Атнабай безнең белән!

Тәтешле районы Иске Күрдем авылында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышлап 2001 елда ачылган музей быел яңартылды һәм шактый экспонатлар белән тулыландырылды.

Тәтешле районы Иске Күрдем авылында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышлап 2001 елда ачылган музей быел яңартылды һәм шактый экспонатлар белән тулыландырылды.
Беренчеләрдән булып музейга кунакка Борай районының икенче гимназия укучылары башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары Ләйсән Муллагалиева җитәкчелегендә килделәр. Алар белән бергә хезмәт ветераннары Фәнис Суфиянов, Фидәрис Галләмов, Назыйф Гайнетдинов, Мадис Фәхертдинов, Фәридә Җәмалетдинова, югары сыйныф укучылары, укытучылар, авылыбызның шигърият сөючеләрен берләштергән «Өметле каләм» түгәрәге әгъзалары да килде.
Очрашу бәйрәм төсен алды. Ул “Хөрмәтлибез сине, Атнабай!” исеме астында сәхнәләштерелгән тамаша белән башланды. Укучылар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде. Укытучы белән балалар арасында җылы мөнәсәбәтләр, үзара хөрмәт мине сокландырды. Ләйсән Ришат кызы үзе дә шигырь сөйләде. Бәйрәмгә Әнгам Атнабаевның Күрдемдә яшәүче энесе Мәгъдән абый да килде. Шагыйрьнең балачагы искә алынды, “Акыл чыбыгы” кебек шигырьләре укылды. Мөнир Зарипов, Рималь Туктагулов, Ләйлә Муллагалиева, Ратмир Бикбулатов, Фидан Әхмәтҗанов, Наилә Нуртдинова, Алсу Моратова, Илгизә Заркаева башкортча, татарча ифрат матур итеп шигырьләр укыды. Җыр, бию, гармун моңнары үрелеп барды. Лиана Гыйльметдинова, Рөстәм Мурзин, Миләүшә Казыйхановалар башкорт халык биюен, «Игезәкләр» биюен зур осталык белән башкарды.
Өлкән яшьтәгеләр Ә.Атнабаев сүзләренә язылган җырларны башкарды, гармунда уйнадылар, ә Фәридә Җәмалетдинова моңлы җыры белән сокландырды.
Соңыннан һәммәбез халык шагыйре музеенда булдык. Музей җитәкчесе Ильмира Әбелкарамова кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, музей буенча сәяхәт оештырды. Мәктәп директоры Ләйсәнә Гатауллина кунакларга рәхмәт белдерде, укуларында, эшләрендә уңышлар теләде. Мәгъдән Атнабаев “Безнең Атнабай” китабын бүләк итте. Аны профессор, филология фәннәре кандидаты Рәиф Әмиров әзерләп чыгарды һәм моның өчен районның югары бүләге – Башкортстанның халык шагыйре Ә.Атнабаев премиясенә лаек булды.
Очрашуда Фәнис Суфиянов болай диде: ”Без Әнгам Касыйм улын, аның иҗат җимешләрен яратабыз. Билгеле композитор Вәсил Хәбисламов “Җиз кыңгырау моңнары” шигыренә көй язды. Әниемә 98 яшь, ул һаман шагыйрьнең китапларын саклый, күп шигырьләрен яттан да сөйли әле».
Борай белән Күрдем арасы ерак түгел. Киләчәктә дә безнең арада дуслык элемтәләре яшәр, ныгыр дип уйлыйм. Очрашу истәлекле, фәһемле, онытылмас булды.
Фидәлия Мостафина,
Тәтешле районы,
Иске Күрдем авылы.
Читайте нас: