Ә менә 8 март поселогында яшәүче Лилия һәм Радик Сәхаповларның бу җәһәттән күңелләре тыныч. Аларның уллары Тимур дәресләрдән соңгы вакытын да бик файдалы үткәрә: архитектура, иҗат мастерское, театр түгәрәкләренә йөри. Рәсем ясарга оста, матур итеп уенчыклар ясый, хәтта Яңа ел чыршысын да фәкать үзе ясаган уенчыклар белән генә бизәде. Тимур кулына гадәти ташлар да, корама кисәкләре дә сәнгать әсәренә әверелә. Бүлмәсен дә тәртиптә тота, һәрнәрсәсен үз урынына куя, бик пөхтә малай, әнкәсенә һич кенә дә мәшәкать тудырмый, һәрнәрсәне үзаллы эшли.