Барлык яңалыклар
Чаткылар
14 март 2019, 17:32

Марина әти-әниле булды

Бала әти-әнисе янында, тату гаиләдә генә тулы бәхетле була ала. Узган елның 8 августын кыз нык хәтерли. Әти-әниләре бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителү дәрәҗәсенә җитү сәбәпле, бер гаиләдә үсеп килгән малай белән кызның язмышы шундый кискен борылыш алган ул көнне.

Уфаның 9 санлы Балалар йортына килеп яши башлаган көннән Марина Вежнина гаиләдә тәрбияләнү турында уйлый. Ә матур теләкләр бер тормышка аша!
Марина белән без март башында “Безнең өйнең шатлыгы” проекты буенча уздырылган чарада таныштык. Үзенә тартып торучы сөйкемле кыз ул. Ягымлы. Чибәр. Тыйнак.
Маринаны күп телевидение тамашачылары таныйдыр. “Вся Уфа” телекомпаниясе аны бөтен Уфага күрсәткән иде. Шул вакыт кызны Валентина ханым Павлова күреп кала һәм бер күрүдән ана мәхәббәте уяна. Ул гомере буе кыз балага наз биреп үстерергә хыялланган була.
Телестудиягә килгәндә Маринага 13 яшь була. Ә 10 март көнне аңа 14 яшь тулды. Бу туган көнен ул аеруча көтеп алды. Яраткан мизгеле дә яз. Бу туган көне аны әти-әниле итте. Бар да үсмер кыз хыялланганча: хәзер аның әти-әниле зур, матур йорты, аерым бүлмәсе, йомшак кровате бар. Бүлмәсен үзе яраткан – Салават күпере төсләрендәге бизәкләр белән тагын да бизәр. Йомшак уенчыкларын утыртып куяр. Ә курчаклары юк аның...
Марина киләчәктә телевидениедә эшләргә хыяллана. Бу максаты телестудиядә кунак булганнан соң туган. Ул спорт темасын яктыртучы журналист булырга тели. Нигә ул курчак уйнамый, нигә бу һөнәрне сайламакчы, менә шунда сер ачыла – Марина авыр атлетика белән шөгыльләнә икән бит!
Әйе, менә шушы күбәләктәй кыз штанга күтәрә. Үзенең гәүдәсеннән зуррак авырлыкны алган инде ул. Үзе - 41 кг икән. Киләчәктә 220 кг ны күтәреп алырга тели. Кырмыскадай тырыш бу кыз. Ырынбурда үсмерләр арасында уздырылган (кызлар һәм малайлар) ярышта Марина I урын яулаган инде. Медальләре дә бар.
Язмыш сынауларын иртә тойган үзендә кичергән һәм көчле булып калган, тагын да көчлерәк булырга теләгән Марина үзенә карата соклану уятты. Аңа тик ак юллар, зур биеклекләр яулавын телибез. Һәм, әлбәттә, моннан соң ул гел әтиле-әниле булсын, бу аның тормыштагы иң зур хыялы бит!
Алсу Хәбирова.
Читайте нас: