Барлык яңалыклар
Чаткылар
14 март 2019, 17:24

Гаилә җылысын эзлим

Минем исемем Карина. Мин Уфада тудым һәм үстем. Әлеге вакытта сигезенче сыйныфта укыйм. “4”ле һәм “5”леләргә укырга тырышам. Инглиз теле һәм биология минем яраткан фәннәрем.

Табигатем белән мин алчак күңелле, хисчән кыз. Кайбер нәрсәләрне йөрәгемә аеруча якын кабул итәм. Мин якыннарым белән бергә яшәгән чакларны еш кына искә төшерәм. Картәнием янында бергәләп тәмле-татлы ризыклар белән чәй эчкән мизгелләр иң кадерле истәлекләрем булып саклана. Мин үзебезнең йорт хайваннарын да сагынам. Җәнлекләрне бик яратам.
Мин шулай ук кием эскизлары ясыйм. Хәйрия фонды оештырган “Горизонтларны ачканда” костюм эскизлары конкурсында катнашып I урын яуладым. Мин укытучым белән берлектә итәк моделен уйлап табып, аны тектем.
“Кунакханә эшләрен белү” рәсемнәр конкурсында II урын алдым.
Әлеге вакытта мин Республиканың 100 еллыгына багышланган “Минем Башкортстаным” рәсемнәр бәйгесендә катнашам.
Буш вакытларымда фәнни әдәбият, энциклопедия укырга яратам. Киләчәктә инглиз телен яхшы итеп өйрәнеп, дөнья буенча сәяхәт итәргә телим.
Минем билгеле рәссам-дизайнер булу теләгем зур. Үз кием үрнәкләремне Русиядә генә түгел, башка чит илләрдә дә күрсәтергә хыялланам.
Мин шулай ук җырларга яратам, киләчәктә вокал белән дә шөгыльләнергә телим, тик әлегә кыенсынам.
Ә иң зур теләгем – минем омтылышларымны аңлаучы, хуплаучы гаиләдә, әтиле-әниле булып яшәү!
Читайте нас: