Барлык яңалыклар
Чаткылар
14 март 2019, 18:26

Дөнья бөтенләй башка ул!

2018 елның сентябрь аенда безгә шатлыклы, кызык һәм әһәмиятле рәсем түгәрәге иде. Нигәдер мин үзем куркып, икеләнеп тордым. Мин рәсем дәресен бик өнәп бетмәгәнгәме әллә? Әмма шулай да мине өйдәгеләр әйдәләгәч, чакырган сәгатькә дәрескә барып утырдым.

Беренче дәрес тынлык. Бер тавыш юк, бар да нәрсәдер көтә. Сәеррәк халәттәбез. Кайсыбыз чыраен сытып, кемдер кайтып китү ягын уйлап утырабыз. Менә шуннан башланды инде безнең могҗизалы тормыш. Ул түгәрәкне кем җитәкли дисезме? Сез аны телевизордан, радиодан күреп-ишетеп белгән рәссам Рәмил Зәрәгать улы Миһранов.

Ул Русия рәссамнар берлеге әгъзасы, бөтенрусия республика һәм төбәк күргәзмәләрендә, симпозиумнарда катнашкан билгеле кеше.

“Үземне белгәннән бирле сурәт ясарга ярата идем”,– ди. Ул вакытта альбом, ак кәгазь бите дә исәпле була. Язылган дәфтәр-ләрнең чиста почмакларында үзенең сурәтләрен ясарга мәҗбүр була ул. Мәктәптә ул стена гәзите эшен алып бара.

“Рәсем ясау сәләте нәселдән килә”, – ди Рәмил абый. Карт-әтисе Әгъзам бабай балта остасы була. Сораган кешеләргә шкафлар, сандыклар ясаган. Ә әнисе Рәйхан апа чиккән, ят чәчәкләр белән паласлар суккан. Бер-берсенә охшамаган, төрле-төрле күз явын алган төсләр белән матурлык тудырган ул. Ходай берәүгә биргәч бирә бит сәләтне. Рәмил абый яшьтән үк гармунда уйный. Ул үзен киләчәктә музыкант итеп хис итә. Кон-цертлар куеп, клубта кемнәрне генә биетмәгән дә, җырлатмаган.

1975 елда ул Гайниямак урта мәктәбен уңышлы тәмамлый. Егет кешенең төп бурычы армия сафларында хезмәт итү. Яхшы хезмәте өчен “Чик сакчысы отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 1977 елны ул Уфа рәсем сәнгате мәктәбенә укырга керә. Укытучысы Рәшит Солтан улы Хәбировта сабак ала. Арытаба югары уку йортында белемен камилләштерә.

Безнең авылдаш –танылган пейзаж ясау остасы. Кыш, көз, җәй, язгы матурлыгын якты чагу төсләр белән чагылдыра. Башкортстанның гына түгел, Себер, Ырынбур якларының табигатен дә ул үзенчәлекле итеп сурәтли. Аның каләме Салават Юлаев батырын, халык шагыйре Мостай Кәрим, чәчән Мифта-хетдин Акмулла, рәссам Әхмәт Лотфуллинны да искә алмый калмый.

Аның туган йортын, әти-әнисен, апа-абыйларын, күрше күлән-нәрен, яраткан укытучыларын матур картиналарында күрергә мөмкин. Рәмил Зәрәгать улы рәссам гына түгел, ул яхшы, тырыш, җитез ир-егет тә. Игътибарлы әти дә ул. Хатыны Альбина апа белән бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып бик матур яшиләр. Авылда табигатьнең иң матур, иң гүзәл урынында матур итеп зур өй салдылар. Бер яктан тау буе, икенче яктан Ызанлы елгасы ага, искиткеч гүзәл урын. Ә дәрестә ул безгә сурәт ясау серләрен җентекләп аңлата, буяу, пумалалар бар, кирәк-яраклар белән безне тәэмин итәләр. Дүрт ай эчендә без бик яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Эшебезгә карата бәһалар да чыгарылды.


Азамат Мөхәммәтҗанов.


P.S.

Күптән түгел генә Уфада узган “Башкортстанның яраткан рәс-самнары” кичәсендә Рәмил Миһранов БР Мәдәният министр-лыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Рәсем – тылсымлы сәнгать серләрен саклаучы иҗат чыганагы. Ул останы, аның холкын үз эченә ала. Ә бала вакыттан ук рәсем ясаучылар алар үзгә бер серле халык. Сабый чактан ук иҗатка керешү тыйнак, сабыр, сүзгә саранрак малай-кызларның осталыкка омтылышын ача. Ул күпмедер кыюсызракларга да хисләрен, эчке дөньясын, кичерешләрен ачып бирергә ярдәм итә.

Рәсем төшерү – ул үзенчәлекле иҗат мизгеле. Ә балалар дөньяны бөтенләй башкача күрә белә һәм шуны сурәткә күчерә.

25 декабрьдә –Әлшәй районы Гайниямак мәктәбе укучылары эшләгән сурәтләр күргәзмәсе ачылды. Бу түгәрәкне шушы авылда туып-үскән билгеле рәссам, БР Рәссамнәр берлеге әгъзасы, балалар иҗат түгәрәге җитәкчесе Рамил Зәрәгать улы Миһранов оештырды. Биредә кыллы каләм белән сурәт ясаган егет-кызларның беренче уңышлары тәкъдим ителде.

Ә бу уңышка алып килгән юллар турында язган безгә Рамил Миһрановның укучысы. Оста рәссамда сабак алу ничегрәк икән ул? Әйдәгез, укыйк та белик!
Читайте нас: