Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул”, – дигән юллар бар Габдулла Тукайның шигырендә. Шушы юлларны укыгач, минем үземнең туган авылым күз алдына килә. Минем туган авылым –Рәсмәкәй. Ул бик матур табигать кочагында урнашкан. Әйе, дөрес! Бер читендә гөрләп елга агып ятса, икенче ягында дулкынланып икмәк басулары сузылып ята. Тирә-яктагы яшеллек тә күз явын алып тора. Җәй көне аллы-гөлле чәчкәләр, җиләк, какы, кузгалак җыяр өчен күрше авыл балалары да еш килә.
Кошлар, җәнлекләр дә авыл тирәсендә урманда күп. Ә кыш көннәрендә без тау шуарга, кышкы урманны, елга буйларын күзәтергә бик яратабыз. Авылыбызда бер генә урам булса да, минем авылым бик матур. Ул бит минем туган җирем, газиз туган авылым!
Минем уемча, hәркемгә үз туган җире үзенә бик якын hәм матуррак булып тоела торгандыр.
Элиза Арсланова, 7 “А” сыйныфы.
Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбе.