Барлык яңалыклар
Чаткылар
17 гыйнвар 2019, 16:58

Мәскәүдә чыршы бәйрәмендә

Бөтенрусия чыршы бәйрәменә илебезнең төрле төбәкләреннән ел саен меңләгән бала җыела. Уку алдынгылары, фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнеп призлы урыннар яулаучылар, иҗади бәйгеләрдә, спорт конкурсларында, олимпиадаларда җиңүчеләр могҗизалы сәфәргә бару хокукына ия була ала.

Миңа да бу бәхет елмайды. Бу могҗизалы сәфәр миңа татар теле буенча төрле иҗади конкурслар, олимпиадаларда күрсәткән уңышларым өчен гомер буена хәтердә калырлык зур бүләк булды. Безнең сәфәр танышулар, бүләкләр, экскурсияләр белән үрелеп барды. Беренче көнне үк һәрберебезгә Башкортстан флагы төсендәге башлык һәм шарф бүләк иттеләр. Җитәкчеләребез бик игътибарлы булды. Аларга зур рәхмәт! Мәскәүдә безне «Измайлово» кунакханә комплексына урнаштырдылар. Измайлов Кремлендә экскурсиядә булдык. Дизайнерлар буяулар белән чыршы шарларын бизәү буенча мастер-класс үткәрделәр. Кремль чыршысы Кремльнең Съездлар сараенда үтте. Фойеда әкият персонажлары белән күңелле конкурслар, фотосессияләр барды. Төрле төбәкләрдән килгән укучылар үз талантларын күрсәтә алды. 65 нче татар гимназиясе укучысы Илдан Кәлимуллин Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен яттан укыды. Аның чыгышын яшьтәшләребез алкышларга күмделәр. “Җир шары серләре” музыкаль шоу-спектаклен карадык. Әмма моның белән могҗизалар тәмамланмады. Без Кызыл Мәйданга чыктык. Кремль курантлары сукканын тыңладык. Василий Блаженный соборының матурлыгын, Тарих музееның мәһабәт бинасын күрдек. Икенче көнне самолет безне Уфа шәһәренә алып кайтты һәм яңа дуслар, җитәкчеләребез белән хушлашып, өйләребезгә таралдык. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә, Октябрь районы хакимиятенә, мәгариф бүлегенә, гимназиябез администрациясенә, укытучыларыма, әти-әниемә, туганнарыма, дусларыма бу әкияти сәфәр өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Читайте нас: