Барлык яңалыклар
Чаткылар
17 гыйнвар 2019, 16:57

Кышкы каникуллар үтте

Ә истәлекләре ел буе, хәтта гомере буе сөйләрлекләре дә калды. Әйтик, 10 гыйнварда Уфада Аксаков чыршысы үтте. Бу күңелле бәйрәм йөз елдан соң яңарып, балалар өчен хәйрия чарасы буларак башкалага кайтты дип әйтергә урын бар.

Башкортстан опера һәм балет театрында узган чараны Уфа шәһәре хакимияте оештырды.
Чарага өч йөздән артык бала килде. Аларның күбесенең язмышы башка яшьтәшләренекеннән аерылып тора. Хәйриячелек турында искә төшереп, шәһәр оешмалары һәм банклар, эшкуарлар, әти-әниләре хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннарның балалары, сәламәтлеге чикле, авыр тормыш шартларында яшәүче малайлар һәм кызлар өчен Яңа ел тамашасын әзерләүгә үз өлешен кертте.
Аксаков йорты хәйрия акцияләре уздырырга әзер юмарт кешеләрне берләштерү үзәге буларак билгеле. Бу йорт үзе дә егерменче гасыр башында, уфалылар һәм бөтенрусия “Халык тиене” акциясе хисабына төзелгән.
Чыршы бәйрәмендә хөрмәтле ханым – Каринэ Хәбирова, бөтен дөньяга билгеле табиб Леонид Рошаль, Марийнский театры артисты Аскар Абдразаков катнашты. Ә чараны уздыру кирәклеге турында Радий Фәрит улы Хәбиров белдергән иде. Шундый дәрәҗәле, бай эчтәлекле бәйрәм күп малай-кызларга җыелып күңел ачарга, яңа дуслар табарга ярдәм итте.
Радий Фәрит улы белдерүенчә, Аксаков чыршысы ел саен уздырылачак.
Читайте нас: